Төркиягә юл ачыла! Тагын ял итә башларбызмы?!
Россия-Төркия аралары бераз җылына башлагач, туроператорлар инде ял итү мәсьәләсен дә күтәрде.
Казан туроператорлары беренче фаразларын да җиткерә. Төркиягә ял итүгә барулар 2017 елдан да иртәрәк булмас, ди алар.
- Бәяләрне күтәрү турында сүз дә була алмый. Элекке бәяләр белән сатылган очракта, халык янә чит ил курортларына оча башлаячак. Әгәр доллар элекке кебек 30 сум торса, бәлки бәяләр күтәрелер иде дә, әмма хәзер безгә халыкны җәлеп итү мөһим, - дигән ТР туристлык агентлыгы ассоциациясе президенты Рамиль Мифтахов. Кыскасы, киләсе елга янә Төркиягә юл ачыла икән. Алла бирсә, билгеле!