Зәйдә әзерләп тә куялар печәнне
Зәйдә күпьеллык үләннәрне икенче кат чабу бара. Бу эшкә районның барлык агрофирмалары да кушылды. “Зәй шикәре” агрофирмасында берьеллык үләннәр чабыла башлады. Район буенча барлыгы 5600 тонна печән әзерләнде, 46 мең тонна сенаж салынды. Бер баш терлеккә 12,8 центнер азык берәмлеге туры килә. «Зәй» агрофирмасында - 8700, «Зәи шикәре»ндә -13000, «Восток»та - 13500, «Нива»да 2600 тонна сенаж салынды.