Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алар юллар иминлеген тәэмин итә

3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн икеләтә бәйрәм: быел юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе оешуга - 80 ел. ЮХИДИ – Эчке эшләр министрлыгы системасындагы иң күпсанлы һәм ихтыяҗ зур булган хезмәтләрнең берсе. Аның оешу тарихы 30нчы елларга барып тоташа.

Үткәне

1934 ел ахырында СССРның халык комиссарлары Советы карары нигезендә дәүләт автомобиль инспекциясе оеша. Соңрак ул эшче-крестьян милициясе идарәсе составына кертелә. 1936 елның 3 июле дәүләт автомобиль инспекциясенең туган көне итеп билгеләнә.

Татарстан автономияле республикасы дәүләт автоинспекциясенең беренче башлыгы А. Макаров була.

Районда автоинспекция 1957 елда төзелә. Зәй автоинспекциясе шәһәр тарихы белән бәйле. Өч район - Зәй, Сарман, Ширәмәткә дәүләт инспекторы итеп Кирам Сабитов билгеләнә. Ул елларда өч районга барлыгы 300 машина була, дәүләт инспекторы   техник карау үткәрү өчен хуҗалыкларга җигүле ат белән йөри. Соңрак  хезмәткә бишекле мотоцикл бирелә. Тора-бара штат өчкә арттырыла.  ДАИга  эшкә Фәнил Сабиров, аннан Габделхак Җиһаншин (мәрхүм) килә.  Гомумән, зәйлеләр беренче юл инспекторлары  Кирам Сабитов, Фәнил Сабиров һәм Габделхак Җиһаншинны матур итеп искә ала, җылы итеп сөйли.

1972 елда Зәй районы, аның белән бергә административ-идарә структуралары оеша. Ул елларда автоинспекциядә өч кеше хезмәт куя, аларның бердәнбер ”Москвич 412” машинасы була.  Район алга атлый: аның икътисады һәм сәнәгате үсү белән дәүләт автомобиль инспекциясенең абруе арта, бүлектә хезмәткәрләр саны арттырыла, транспорт һәм җиһазлар белән тәэмин ителеш яхшыра. Район дәүләт автоинспекциясен төрле елларда  Равил Гаделшин, Владимир Смолянов, Рәүф Нәфыйков,  Тәлгать Кашапов, Фәрит Бәдретдинов, Мирсаяф Исрафилов, Ринат Габбазов, Вадим Васильев, Линар Сафиуллин җитәкли.

Бүгенгесе

Бүген 14 кешелек личный составны  Рөстәм Биктаһиров җитәкли.  Ул инспекциягә моннан 8 ел элек эшкә килеп, район биләмәсендәге юллар иминлеге өчен җаваплы инспектор вазифасын башкара. Рөстәм Биктаһиров кул астындагы хезмәткәрләр тәүлек буе район юлларында тәртип саклый. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү, юлларда кагыйдә бозуларны һәм һәлакәтләрне булдырмау - аларның төп бурычы. Көннән-көн транспорт арткан, юллардагы хәрәкәт көчәя барган заманда ЮХИДИ хезмәткәрләренең  бурычлары да арта. Алар транспорт хәрәкәтен оештыра, техник карау  үткәрә, юл хәрәкәтенә, административ законлылык үтәлешенә күзәтчелек итә, юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерә, балалар травматизмын кисәтә, транспортны терки һ.б. эшләр башкара. Шунысы куанычлы,  районда әлеге хезмәттә  грамоталы, ярдәмгә, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген сакларга әзер белгечләр хезмәт куя. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *