Сатып алган йортта яңа хуҗалар ике бала мумиясе тапкан [+ФОТОЛАР]
Омск өлкәсендәге бер авылдан ташландык йорт сатып алып, гаилә яңаны төзергә җыенган.
Чардакны сүткәч чакта алар такталар астында, хатын-кыз чалбарына төрелгән ике бала мумиясе таба. Аларның озынлыгы 40-50 см тирәсе була. Куркуга калган хуҗалар полиция белән тикшерү комитеты вәкилләрен чакырта. Хәзер бу уңайдан җинаять эше ачылган. Балаларның мәете экспертизага җибәрелгән. Ул аларның үле туганлыкларын яки үтерелгән булуларын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Йорт ике ел чамасы хуҗасыз торган. Тикшерүчеләргә аның элеккеге хуҗаларын табарга туры киләчәк.