Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Июльдән торак хезмәтләренә бәяләр күпмегә артты?

Август аенда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү кәгазьләрендә татарстанлылар бик үк күңелле булмаган үзгәрешләрне күрәчәк. 1 июльдән тарифлар уртача 4 процентка арттырылды. Мондый кесәгә суга торган яңалыклар ел саен булып торса да, моңа күнегеп булмый. Һәрбер бәя арту, бигрәк тә бүгенге авыр икътисади шартларда, халык тарафыннан авыр кабул ителә.

Сөенечкә, соңгы елларда тарифлар бары бер тапкыр гына арттырыла. Бәяләрнең икешәр мәртәбә – ел башында һәм җәй уртасында – үскән вакытлар да бар иде бит. Әмма берничә ел элек халыкка борчуларны киметү өчен мондый аз сөенеч өстәгән үзгәрешләрне бер тапкырга гына калдырдылар.
 
“2016 елда тарифлар бер тапкыр гына артачак. Федераль хөкүмәт карары белән гражданнар тарафыннан кертелә торган коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үзгәреш индексы 2016 елның 1 июленнән 4,5 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән”, диелә Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында.
 
Бу айдан газга бәяләр 2,13 процентка артып 1 куб.метр өчен 5,27 сум тәшкил итәчәк. Электр энергиясенә тариф 7,2 процентка үсеп, 3,43 кВ/с дәрәҗәсендә булачак.  Җылылык өчен бәяләр дә өскә үрмәлиячәк. Дөрес, без бу артуны җылыту сезоны башлангач кына сизәчәкбез – быелдан башлап җылылык өчен кышын гына чыгымланып, җәен түләми башладык бит. Батареялар кайнарлангач исә, казанлылар тарифның 4 процентка артуын тоячак ("Казэнерго" – 1614,24 сум/Гкал, "Генерирующая компания" – 1564,25 сум/Гкал га кадәр) түләргә туры киләчәк. Чаллы халкының җылылык тарифлары 2,5 процентка югарырак булачак (1517,46 сум/Гкал). Түбән Кама халкы 3,5 процентка күбрәк (1487,93 сум/Гкал) түли башлаячак. Салкын су белән тәэмин итү бәясе Казанда  2 процентка – куб метры 18,08 сумга кадәр күтәреләчәк.  
 
Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендәге тарифларны 3,5 процентка арттыру ниятләнә. Шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, бу узган елгы индексация дәрәҗәсе – 7 проценттан 2 тапкыр кимрәк. Уртача алганда, коммуналь хезмәтләр җыелмасы 4 процентка кыйммәтләнер дип көтелә. Моннан тыш торак хезмәтләр бәясен дә 2 процентка арттыру күздә тотыла.  Әйтик, гомуми файдаланылыштагы йорт тирәсен җыештыру – 7 процентка, торак бинаны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү – 7 процентка, үзәк җылыту челтәрләрен ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү 6 процентка күтәреләчәк.
 
– Торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 2 процентка артуны зур дип атап булмый. Ул инфляциягә карата күпкә түбәнрәк. Әмма шулай да, бәяләр үсешен берәү дә алкышлап каршы алмый. Әмма берәү дә бушка эшләми, барысына да акча кирәк. Торак-коммуналь тармакта эшләүчеләр дә гаиләле кешеләр бит, –ди Казан мэры Илсур Метшин.
 
Казан мэры шәһәрнең һәр кешесе үз акчасының кая тотылганын аңларлык итеп эшләү йөкләмәсен бирде. Казан башлыгы сүзләренчә, күрсәтелгән хезмәтләрне ачыклыгын тәэмин итәргә һәм халык белән аңлашып эшләргә, гражаннарның һәр мөрәҗәгатенә колак салырга, шул ук вакытта тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты турында да онытмаска кирәк.
 
- Бәя арту бар. Безнең үзебездә генә түгел, бөтен Татарстанда, бөтен Россия буенча шулай. Әмма күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты белән аерылып тору зарур. Без моны, һичшиксез, эшләргә тиеш, кешеләр сыйфат яхшырганны күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклый Илсур Метшин.
 
 
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
 
Фотосы: news.advert.mirtesen.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *