Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ялган спиртлы эчемлек турында “Халык контроле”нә хәбәр итегез

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының легаль булмаган алкоголь эчемлекләре белән сату итүчеләр турында хәбәр итүчеләрне матди стимуллаштыруы турында хәбәр иткән идек инде. Районда дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперты булып эшләүче Эльвира Милочкина белдерүенчә, әлеге документ нигезендә ,агымдагы ел дәвамында легаль булмаган спиртлы эчемлекләр белән эш итүчеләр турында хәбәрләрне “Халык контроле”нә ( “Народный контроль) җибәрүчеләр матди стимуллаштырыла. Закон бозылу турында мәгълүматның дөреслеге дәүләт алкоголь инспекциясе   хезмәткәрләре, хокук сагы органнары  тарафыннан тикшерелеп дәлилләнгәч, беренче хәбәр салучыга 3 мең сумга кадәр акча түләнә. Әлеге түләү республика бюджетыннан башкарыла, закон бозу турында мәгълүмат җиткергәндә аның төгәл, ачык булуы сорала. Матди кызыксындыру чарасы легаль булмаган алкоголь продукциясе әйләнешенә каршы көрәшкә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатын күздә тота. Түләү тәртибе исә законсыз спиртлы эчемлек күләменә карап башкарыла. 3000 сум - 100 литрдан артык  спиртлы эчемлек хокук саклау органы беркетмәсе белән дәлилләнеп әйләнештән алынган очрак, бу гамәл өчен җинаять эше кузгатылганда; 2000 сум - 10 литрдан 100 литрга кадәр законсыз алкоголь алынганда, юридик затларга лицензиясез спиртлы продукция сату белән шөгыльләнгән өчен   админстратив эш кузгатылганда; 1000 сум – физик затларның, эшмәкәрләрнең  легаль булмаган спиртлы эчемлек белән сәүдә итү турында беркетмә нигезендә дәлилләнгәндә түләнә.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *