Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә бакчалардан металл урлау белщн шөгыльләнүче төркем тоткарланды

Язгы-җәйге чорда урлашу очраклары арту белән бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Бу көннәрдә җинаятьләрне ачу бүлекчәсе оператив төркеме бакчачылык ширкәтләрендә тимер-металл әйберләр урлау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең эзенә төште. 25-35 яшьлек ир-егетләрдән торган төркем бакча биләмәләрендәге тимер капка, коймалар, ишекләр һ.б. әйберләрне сүтеп, “Газель” машинасына төяп алып чыга торган булган. 

- Июнь ае башында эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер Зәйле “Успех” бакчачылык ширкәтендәге шәхси бакча биләмәсеннән тимер койма, капка, бакча йорты ишеген алып китүләре турында хәбәр итте. Без - җинаятьләрне ачу бүлекчәсенең оператив төркеме, тиз арада бакча биләмәсенә барып каракларның эзенә төшәрдәй сәбәпләрне эзләргә керештек. Чыннан да, бакча биләмәсендә бер генә тимер-металл әйбер дә калмаган иде, ләкин урлашучыларны ачыклауга ярдәм итәрдәй җитди сәбәпләрне дә тәгаенлау шактый кыен, чөнки кешеләр бакча биләмәләренә көн саен йөрми, ә вакыт үтү эзләү эшләрен тоткарлауга китерә, урлашу урынында җинаять эзләре төссезләнә. Шулай да без  бакчаларына еш йөрүчеләр белән аралашып, шикле кешеләр турында оператив хәбәр салуны, һәр төрле сәер күренешләрне күз уңыннан җибәрмәүне сорадык, бакчаларга еш кына күзәтү рейдлары оештырдык. Нәтиҗәдә безгә “Успех” бакчачылык ширкәтендә шикле “Газель” автомобиленә тимер корылмаларны сүтеп төяүчеләр турында хәбәр чыгып иреште. Тиз арада юл патруле экипажы белән бакчачылык ширкәтенә килеп, әлеге шикле кешеләрне тоткарладык. Бүгенге көнгә инде аларның өч бакча биләмәсендә тимер-металл әйберләр урлау очраклары ачыкланды, гомуми зыян 30 мең сум белән исәпләнә. Әле тикшерү эше дәвам итә, бу төркемнең башка урлаушуларда да катнашу ихтималы булуы юк түгел, - ди җинаятьләрне ачу бүлекчәсенең оперуполномоченные Ринат Зиннәтов.

Беркайда да эшләмәүче әлеге ир-егетләр, күрәсең, әнә шулай металл урлап сатып көн күргән, әмма бу рәвешле яшәү рәвеше алып баруның озакка сузылмаячагы сер түгел. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңел юл белән табыш алу җаен эзләп йөргәнче, җиң сызганып хезмәт куярга киңәш итә, чөнки, иртәме-соңмы, җинаять юлының рәшәткә артында төгәлләнү ихтималы зур. Әлеге җинаятьчел төркем кылган гамәлләр буенча әлегә тикшерү эше бара, аларның язмышы суд аша хәл ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *