Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дару үләннәре җыярга соңга калма! (фото)

“Питрау җитте, җәй бетте”, - дигән сүзләр керәшен халкына гына түгел, һәркемгә дә таныш.

Чыннан да, Питраудан соң кошлар да сайраудан туктый, караңгы тиз төшә, көннәр акрынлап көзгә авыша. Питрауга кадәр әле бераз вакыт бар, ул арада файдалы үләннәр һәм каен себеркесе җыеп калырга ашыгырга кирәк.

Җәй бит ул дару үләннәренә, витаминнарына бай. Кыш көне мәтрүшкәле чәйне берәр кайнатма белән тәмләп эчү бер яктан дәва булса, икенче яктан ләззәт. Керәшеннәр үләннәрне июль 6-7 сендә җыю кирәк, чөнки бу көннәрдә аларның иң файдалы вакыты, диләр.

Дару үләннәрен дөрес җыя белү аеруча мөһим. Онытмагыз: үләннәрне автомобиль юлларына, завод-фабрикаларга якын җирдән җыймаска кирәк. Шулай ук үзегезгә таныш булмаган үсемлекләрне җыюдан сакланыгыз, чөнки агулы үсемлек булырга мөмкин. Әгәр үсемлекнең барлык өлешен дә файдаланасыз икән, аны чәчәк  аткан чорда җыярга кирәк. Яфракларын чәчәк атыр алдыннан җыйсагыз яхшырак.

Ә хәзер дару үләннәренең үзләре белән танышабыз.
 

Сары мәтрүшкә(зверобой) – көчле бәвел кудыргыч санала, аны югары температура вакытында кулланалар. Мәтрүшкә депрессиядән дәвалану чарасы да әле. Элекке заманнарда бу үләнне 99 чиргә дәва дип тә йөрткәннәр.
 

Мәтрүшкәнең зәңгәре аеруча да файдалы. Зәңгәр мәтрүшкә ютәлне басу үзлегенә ия, сулыш юллары ялкынсынганда, баш авыртканда  кулланыла.
 
 
Көтүче сумкасының файдалы үзлекләре хакында да әйтми үтми булмый. Ул канны туктату үзлегенә ия,  яраларны тиз төзәтүче дә.
 

Сукыр кычыткан халык медицинасында тынычландыргыч чара буларак кулланыла. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта.

Җиләк чоры әле тәмамланмады, шуңа да җиләккә баргач яфрагын да җыярга иренмәгез. Мисал өчен, каен җиләкләренең яфракларын һәм җиләген  ашкайнату системасын җайга салуда кулланалар. Җиләк һәм яфрак төнәтмәләрен салкын тигәндә эчәләр. Яфрак төнәтмәсе кан басымын төшерә, кан тамырларын киңәйтә, хәл кертә.
 
Канлут (чистотел) согы белән яраларны дәвалыйлар, сөялләрне бетерәләр. Сөялдән тилмерүчеләр өчен канлут бер дигән ярдәмче.
 
Бака яфрагы үләне дә күбебезгә таныш. Аның кайнатмасы белән теш сызлаганда,теш уртлары ялкынсынганда авызны чайкыйлар. Пешекләнгән яфракларын үлекләгән урыннарга,яраланган урыннарга, сөялләргә ябалар. Ә бака яфрагы төнәтмәсе йөткергәндә, бронхиаль астмалы кешеләргә файдалы.

Мунча өчен миллек (себерке) җыярга да өлгерегез. Каен миллегеннән тыш юкә, имән миллекләре дә җыярга мөмкин. Алар барысы да иммунитетны күтәрүдә, тиренең эластиклыгын һәм саулыгын
саклауда аеруча зур ярдәмчеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *