Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юрий Камалтынов Әлмәтне тагын да үстерү мөмкинлекләре барлыгын дәлилләде

«Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре республика координация советы президиумы Әлмәттә күчмә утырыш уздырды. Сүз партия проектларын тормышка ашырганда депутатлар эшчәнлеге, халык белән элемтә һәм башкалар турында барды.

«Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре республика координация советы рәисе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, республикада партиянең координация советы 2014 елда төзелә. 
– Совет республиканың барлык дәрәҗәдәге депутатлары белән бергәләшеп сорауларны, беренче чиратта Татарстанда яшәүчеләр мәнфәгатьләрен белән бәйле мәсьәләләрне тикшерергә һәм уртак карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Ул күптән түгел генә төзелсә дә, без тәҗрибә туплый барабыз, – диде Юрий Камалтынов. 
Аның фикеренчә, Әлмәттә тәҗрибә уртаклашырлык нәрсәләр күп. Район башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең депутат берләшмәләре җитәкчеләренең җирле советы рәисе Айрат Хәйруллин беренче утырышның Әлмәттә узуына шат булуын искәртте һәм, чыннан да, бездә сөйләр, күрсәтер әйберләрнең күплеген ассызылады. Районның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе җирлекне яшәү, бизнес җәелдерү өчен уңайлы итү, төбәкне перспективалы индустриаль үзәк ясауны максат итеп куя. 
– Безнең тарафтан эшләнгән стратегия көчле һәм йомшак якларга анализны да үз эченә ала, – диде Айрат Хәйруллин аның эчтәлеге белән таныштырып. 
Чыгыштан аңлашылганча, район икътисадын үстерү өчен бездә әле мөмкинлекләр бар. Җитәкчелек ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә уйламый, максат – халыкның тормыш дәрәҗәсен даими арттырып алга баруны дәвам итү. 
Юрий Камалтынов район башлыгы чыгышыннан соң Әлмәттә стратегиягә карата аңлаешлы караш, төгәл күзаллау булуын билгеләп үтте. 
– Дөрес, яңалыклар һәрвакытта да җиңел кабул ителми. Мисал өчен, велосипед юллары төзү кемгәдер акча гына түгү булып тоелырга мөмкин. Балалар һәм үзебез дә аннан йөри башлагач, аның киләчәк икәнен аңларлар. караш та үзгәрер. Бу сәламәт рух та бит әле. Җиләкләр үстерүгә алыну шулай ук алга китеш. Сездә планлаштырылганны тормышка ашыру өчен куәтле перспектива бар, – дип искәртте ул. 
Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар фракциясе җитәкчесе Николай Бочкарев партия проектларын тормышка ашырганда иҗтимагый җирле үзидарә Советларының роле, Сиренькино авыл җирлеге башлыгы, «Бердәм Россия»нең биредәге депутатлык төркеме җитәкчесе Галина Кузьмина төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Утырыш азагында сайлау алды кампаниясе турында да сүз барды, сорауларга жавап бирелде. Аннан соң кунаклар шәһәр күлендә, “Җиләкле үзән” дә булдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *