Әлмәттә булмаган могҗиза: берьюлы өч сабый туган
Балаларның хәле хәзер яхшы, ди Вәлиулиннар гаиләсе.
Валиуллиннар гаиләсе белән якыннан аралашып кайттык. Ике кыз һәм бер малай әнисе Руфинага нибары 28 яшь. Әтиләренә 30. Гаилә өч сабый булачагын соң гына белә:
- УЗИ өч икәнен өч айда гына күрсәтте. Табиблар сәламәтлеккә авыр
булуын әйтсә дә, алып кайтарга ниятләдек. Минем гаиләдә дә ике игезәк бар. Нәселдәнлек үзенекен иткән күрәсең. Башта Аяз, аннан Саида, Таира туды. Исемнәрне озак сайладык. Мөселман исемнәр булсын дидек, -дип сөйләде Руфина.
Балалар 16 май көнне дөньяга аваз сала. Гаиләләре белән Вәлиуллиннар Әлмәт торба заводында эшли. Тагын да кызыграк мәгълүматларны сез “Әлмәт таңнары” газетасында укый алырсыз.