Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балыкбистәлеләр колагына: «ашыгыч ярдәм» яңача эшли башлады

1 июльдән Россиядә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр керде. Аның төп яңалыгы – чакыру кабул иткән диспетчерлар ашыгыч ярдәмне ике төргә бүләчәк.

Ашыгыч ярдәм станциясенең медицина бүлеге баш табибы урынбасары Марина Воронцова «ШК»га сөйләгәнчә, ашыгыч кичектергесез ярдәм күрсәтергә тиешле бригада егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш.


– Әлеге ярдәм төренә кешенең сәламәтлеге һәм гомеренә зыян янаган очраклар, әйтик, инсульт, инфаркт кичерү, аңны югалту, юл һәлакәтләре керә. Икенче төргә караган чакыруларга бригада ике сәгать эчендә барачак. Ул температура, кан басымы күтәрелү, буыннар авырту булырга мөмкин. Әлеге бүленеш элек тә бар иде. Ашыгыч кичектергесез чакыруларга беренчерәк барырга тырыша идек. Хәзер исә моны федераль дәрәҗәдә законлаштырып куйдылар. Халык исә, авыртуының нинди булуына карамастан, ашыгыч ярдәмне егерме минут эчендә килеп җитәргә тиеш дип уйлый. Тагын бер кабатлыйм: без башта үтә кичектергесез чакыруларга барачакбыз, – ди әңгәмәдәшебез.

Статистикага күз салсак, ашыгыч ярдәм чакырулар кичке сәгать биштән төнге уникегә кадәр күп була. Ул тәүлек әйләнәсендәге чакыруларның кырык процентын алып тора. Сезонга бүлеп караганда, җәен табибларны азрак «борчыйлар» икән. Бер көнгә 1000-1100 шалтырату булса, көз, кыш, яз айларында 1200-1300 чакыру кабул ителә.

 

"Шәһри Казан"

 

Фотосы: jtimes.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *