Җәйнең матур хатирәсе
Җәйге каникулның санаулы көннәре генә калды. Сентябрь якынлашкан саен, җәйнең иң матур хәтирәләрен искә алам.Уйларым белән июнь ахырында изге Болгар җирендә татар телен өйрәнү буенча махсус оештырылган «Болгар – Туган тел» палаткалы лагерына әйләнеп кайтам.
...23нче июнь иртәсендә Нурлат шәһәреннән кузгалган автобус алдагы ялның матур һәм хәтирәләргә бай булачагына ышанган сигез яшүсмерне изге Болгар җиренә алып килде. Бөтен шәһәрчекне татар моңы биләп алган, күңелле көйләр берсен-берсе алыштырып тора. Зәңгәр футболкалы абый-апалар – әйдаманнар, кызыл футболкалылар – өлкән әйдаманнар икән. Һәркайсының йөзендә елмаю, безнең белән ихлас кызыксыну ярылып ята. Бер атна дәвамында әйдаманнарыбыз иң якын дус, яңа җиңүләргә рухландыручы, безнең сәләтләребезне ачуга көчләрен кызганмаучы, ялыбызны онытылмас итү өчен чын күңелдән тырышучылар булды.
Нурлат районыннан килгән бөтен укучылар Бакый Урманче аланында ял итте, тәҗрибә туплады, уңай хисләр белән коралланды.
Сменабыз дәвамында без татар зыялылары Әнвәр Хәйри (урыны оҗмахта булсын), Батулла, «Сәләт» җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов белән очраштык. Республикабызның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу да насыйп булды. Белем алу белән бергә спорт ярышлары, интеллектуаль уеннарда көч сынашу, гарәп телен өйрәнү буенча мастер-класслар, Ак мәчеткә һәм Болгар музей тыюлыгына сәяхәтләр, тадыручы, безнең сәләтләребезне ачуга көчләрен кызганмаучы, ялыбызны онытылмас итү өчен чын күңелдән тырышучылар булды.
Нурлат районыннан килгән бөтен укучылар Бакый Урманче аланында ял итте, тәҗрибә туплады, уңай хисләр белән коралланды.
Сменабыз дәвамында без татар зыялылары Әнвәр Хәйри (урыны оҗмахта булсын), Батулла, «Сәләт» җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов белән очраштык. Республикабызның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу да насыйп булды. Белем алу белән бергә спорт ярышлары, интеллектуаль уеннарда көч сынашу, гарәп телен өйрәнү буенча мастер-класслар, Ак мәчеткә һәм Болгар музей тыюлыгына сәяхәтләр, татар мохите безнең барыбызны бер йодрык итеп төйнәде.
29нчы июнь. Сменабыз тәмам. Сәләтле татар яшьләрен изге җирдән җибәрергә теләмичә, вак яңгыр сибәли. Беренче көндәге кебек берәм-берәм автобуслар килә. Һәркемнең күзендә яшь тамчылары җемелди. Әйдаманнар берәм-берәм барыбызны да кочаклап, изге теләкләр тели. Киләсе җәйгә дә очрашырга сүз куешып автобусларга урнашабыз...
Бик рәхәт һәм файдалы булды бу ял. «Болгар – Туган тел» лагеры күңелемдә бары якты хәтирәләр генә калдырды.