Әлмәттә тагын 20 процент мәйдан урып-җыясы калды
Әлмәт игенчеләре бу көннәрдә аерата тырышып эшли.
Максат– игеннәрне тизрәк җыеп бетерү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгә барлык мәйданның 80 процентында эшләр тәмамланган. Уңыш уртача алганда гектарыннан 20 центнер чыга.