Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татулыкта яшәү – иң мөһиме

1  сентябрьдән 30 ына кадәр республикада "Экстремизмга-юк!" айлыгы үткәрелә. Айлык барышында районыбызда да күп төрле чаралар уздыру каралган.

 
Экстремизмга каршы  айлык Татарстанда традицион акциягә әверелде. Быел ул дүртенче мәртәбә үткәрелә. Әлеге чараның төп максаты –  җәмгыятебездә     милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорлык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау. Моның өчен үзара аңлашып яшәүне, бер-береңә карата түземле булуны, башка милләт һәм дин вәкилләренә, аларның традицияләренә хөрмәт белән карауны тормыш нормасы итү, яшьләрне дә шундый рухта тәрбияләү зарур.
3   сентябрьдә  районның барлык мәктәпләрендә "Экстремизмга-юк!" темасына бердәм дәрес үткәрелде. Бу көнне Юхмачы мәктәбендә узган чарада район җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре дә катнашты. Түбән Әлки, Чуаш Кичүе мәктәпләрендә исә үзәк китапханә хезмәткәрләре бик эчтәлекле һәм тәэсирле чара оештырдылар.
Бүген районыбыз мәчетләрендә җомга намазларында террорлык актлары корбаннарын искә алалар, алар рухына дога кылалар. Чиркәүләрдә мондый гыйбадәтләр 7 сентябрьдә узачак.
Айлык кысаларында мәктәпләрдә тематик класс сәгатьләре, рәсем, инша бәйгеләре оештыру да каралган. Мәдәният йортларында тематик дискотекалар, лекцияләр үткәрү, шулай ук спорт ярышлары уздыру күздә тотыла. Мәктәп укучылары, яшьләрнең дини конфессияләр вәкилләре белән очрашуларын оештыру һәм башка чаралар планлаштырыла. Иң мөһиме, әлеге чаралар нәтиҗәле булсын, анда катнашучылар, бигрәк тә яшьләр башкалар фикеренә колак сала, аңлый белү, төрле милләт һәм дин вәкилләре белән татулыкта, килешеп яшәү зарурлыгын күңелләренә сеңдерсеннәр иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *