Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Беслан фаҗигасе кабатланмасын

Үткән атнада Юхмачы урта мәктәбендә  Беслан фаҗигасенең 10 еллыгына багышланган чара булды. Ул “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында узды.

Әлеге коточкыч вакыйга Беслан шәһәреннән 60 чакрымда урнашкан Хурикау авылының беренче мәктәбендә була. 1 сентябрьдә бәйрәм линейкасы вакытында мәктәп ишегалдына кораллы кешеләр бәреп керә. Тантанага җыелган халыкны алар көчләп бинага куып кертә. Бик азлар гына тотык булудан котылып өлгерә. Террорчылар өч көн буе мәктәп бинасында меңнән артык кешене – балаларны, аларның әти-әниләрен, мәктәп хезмәткәрләрен ябып тоталар. Аларга су да, азык та, медикаментлар да бирмиләр. 2 сентябрьдә  Ингушетиянең экс-президенты Руслан Аушев террорчыларны берникадәр кешене булса да иреккә чыгарырга күндерә ала. Әмма нибары 25 хатын-кыз һәм кечкенә балаларны җибәрәләр.

3 сентябрьдә стихияле төстә башланып киткән операция нәтиҗәсендә тотыклар азат ителә. Әмма 350 дән артык кеше – балалар, җирле халык, ФСБ хезмәткәрләре һәлак була. Калган тотыклар (560 тан артык кеше) яралана, авыр психологик шок ала.

Әлеге террорлык акты хроникасы белән балаларны педагог-оештыручы З... Гыймадиева, 10-11 сыйныфлар укучылары таныштырды. Ул вакыйгаларның кинокадрларын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде. Шундый җинаять кылу өчен никадәр кешелексез, кансыз булырга кирәк!

Укучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, район прокуроры Руслан Гыйзәтов, район мәгариф идарәсе методисты Алсу Зәйнуллина, район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады. Алар халыкара террорчылыкның никадәр куркыныч күренеш икәнлеген, аңа каршы тору өчен бердәм, көчле булырга, Ватанны яратырга, төрле милләт һәм дин халыкларының бер-берен хөрмәт итеп яшәргә тиешлеген ассызыкладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *