Зәйдә көзге ярминкәләр старт алды
Бу шимбәдә Зәйдә җәйге ярминкәләргә традицион көзге ярминкәләр тоташып китте. Шул рәвешле, шәһәрнең үзәк мәйданында һәр шимбәдә халыкка җиләк-җимеш һәм яшелчә белән бергә ит-сөт ризыклары алу мөмкинлеге дә тудырылды. Бу атнада ярминкәдә дунгыз ите сатучылар - дүрт, сыер ите сатучылар биш ноктада сату итте. Ярминкәләр язга кадәр дәвам итәчәк.