Зәйдә талантлылар өчен ярминкә оештырылды
Бу шимбә Зәйдә күптөрле чаралар оештырылды. “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда укучылар өчен “Талантлар ярминкәсе” уздырылды. Чарада спорт, иҗат һәм сәнгать мәктәпләре малай-кызларны түгәрәкләр, секцияләр эшчәнлеге белән таныштырды, мастер-класслар күрсәтте. Бу көнне укучыларга түгәрәкләргә язылу мөмкинлеге дә тудырылды.