Безнең кызлар сәнгатькә гашыйк
Иҗат кешеләренең бай һәм эчтәлекле, кызыклы тормыш белән яшәүләре бәхәссез. Ә иҗатның нигезе – балачакта. Кешенең рухи байлыгын, иҗади сәләтен үстерүдә музыка мөһим роль уйный. Музыка балаларны матурлык дөньясына алып керә, аларны кызыклы, тылсымлы көйләр дөньясы белән таныштыра. Музыка аша сабый халкыбызның культурасы белән таныша, балада әхлак сыйфатлары, күңел матурлыгы, нәфис зәвык формалашуда музыка гаҗәеп зур тәрбияви йогынты ясый. Музыканың шушындый сихри көченнән дөрес һәм оста итеп файдалана белергә кирәк. Безнең «Әкият» балалар бакчасында бу проблема һәрвакыт игътибар үзәгендә. Коллективта сәнгатькә, музыкага гашыйк кешеләр яши. Үзебезнең бакча эчендә генә түгел, район мәдәният йортында үткәрелгән чараларда без һәрвакыт алдынгы урыннарны яулап барабыз.
Шуның нәтиҗәсендә алдагы елны район мәдәният йортында уздырылган «Радуга детских талантов» конкурсында бакчабызның иң оста биючесе Альмира Төхбәтуллина «Башкорт бию»ен башкарып беренче урынны, «Япон бию»е белән мәктәпкә әзерлек төркеме кызлары беренче урынны, иң оста җырчылар арасында Нелли Рогов-ская икенче урынны яуласа, быел безнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары «Мисыр биюе» белән Гран-прига ия булдылар. Беренче кечкенәләр төркеме арасында «Кошлар биюе» өченче урынны, җырчыларыбыз да алдынгы урыннарны яуладылар.
Нинди яшьтә булуларына карамастан, балалар күңел ачу кичәләрен бик яраталар. Балалар һәм әти-әниләр өчен үткәрелгән күңел ачу кичәләре һәм бәйрәмнәр бакчада һәрвакыт күңелле һәм файдалы уза. Бәйрәмнәргә балалар да бик тырышып, чын күңелдән әзерләнәләр: җырлар һәм биюләрне теләп өйрәнәләр, шигырьләрне берсен-берсе уздырып, сәнгатьле итеп сөйләргә тырышалар. Аларны бу әзерлек эшләре шулкадәр мавыктыра, балалар шөгыльдән соң да бу турыда озак бәхәсләшәләр, үзлекләреннән бию хәрәкәтләрен, җыр сүзләрен, һәрбер өйрәткән әйберне кабатлый башлыйлар.
Туган тел атналыгында уртанчылар төркеме балалары белән сәхнәләштерелгән «Өч кыз» татар халык әкиятен, зурлар төркемендә «Куян кызы» әкиятен алар искиткеч матур итеп башкардылар. Бер-берләре арасында мөгамәләләре үзгәрде, әйтерсең лә, балаларны алыштырып куйдылар. Бер-беренә карата игътибарлылык, дуслык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек артты. Мондый кичәләр тәрбиячеләрнең иҗади эшләүләре нәтиҗәсендә уңышлы үтәләр, һәр кичә, бәйрәм яисә музыкаль уеннар, сюрпризлы моментлар кертеп үткәрелә. Тәм-том яратучы Карлсон, шаян һәм наян Петрушка белән Буратино, беркатлы Шүрәле, Убырлы һәм башка әкият геройлары – балаларның иң яраткан кунаклары.
Безнең балалар бакчасында бәйрәмнәрне халык фольклоры нигезендә уздыру да традициягә кереп бара. «Сабан туе», «Карга боткасы», «Нәүрүз», «Сөмбелә», «Нардуган» бәйрәмнәрен балалар көтеп ала.