Хыял кошым, иңнәремә Син канатлар куясың
Хыял кошым
Йөрәгемдә йөрткән татлы
Ымсындыргыч хыялым.
Зур булсаң да, бәллүр күңел,
Сандыгыма сыясың.
Хыял кошым, иңнәремә
Син канатлар куясың.
Ак кәгазьгә хисләремне
Нәкыш итеп уясың.
Син – җанымны җылытучы,
Син – минем үз кояшым.
Нур сибәсең күңелемә,
Хыял көчен тоямсың?
Яктылыкны, яхшылыкны
Син үзеңә җыйгансың.
Язылырмы язмышыма
Хыял кошым – риясыз.
Тарих
Безнең көннәргәчә, күп гасырлар элек
Борынгылар иярләгән атлар.
Туган илен яклап, башын салган ирләр,
Җир-суымны таптамасын, – дип ятлар.
Әй, чал тарих! Китап битләреннән
Карап тора данлы, шанлы чаклар.
Чып-чын батырларның данлы эзен
Бары тарих, бары хәтер саклар!
Күпме сугышларны күргән тарих дәшә:
«Усаллардан безне кемнәр яклар?!»
«Үткәннәрне, безне онытмагыз!» – диеп,
Һәйкәлләрдән дәшә олуг затлар.
«Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк», –
Тарихлардан дәшә гали затлар.
Бабайларның рухы, чорлар аша узып
Безнең белән киләчәккә атлар.
Җитәр әле безнең замандашлар
Һәйкәлләрдән карап торыр чаклар.
«Беркем онытылмый, барысы да истә», –
Уяу тарих киләчәккә саклар,
Чорлар хәтерендә кабатлар.
Гөлшат Галиева, Балтач районы, Салавыч урта мәктәбе.
Апа булгач...
Тугыз яшьтә генә үзем,
Мин инде күптән апа.
Энеләрем, сеңелләрем
Мине бик тә ярата.
Шаулашалар, и уйныйлар,
Тиктормас шул үзләре.
Аларны карап йөреп гел
Арып бетә күзләрем.
Мин дә шулай булганмынмы?
Уйлар килә башыма.
Ниләр кыланганмындыр, дим,
Энем, сеңлем яшендә?
Апа булгач, апа инде,
Кечкенәләрне карыйм.
Алар үсә алма кебек,
Мин генә менә арыйм...
Лиана Хәбибуллина, Мөслим гимназиясе, 4нче сыйныф.
Чаллым
Яратам мин Чаллымны,
Минем матур каламны!
Әйтегезче, җир йөзендә
Аннан гүзәл ил бармы?
Син бит минем яшь калам,
Киң, иркен шәһәр Чаллы.
Биек йортлар, бульварлар
Ямьләндерәләр аны.
Рамил Сабиров, Чаллы, 2нче гимназия, 7В сыйныфы.
Алтын көз
Менә килеп җиттең алтын көзем,
Җәйне озатып ашыкмый гына.
Һәрбер агачны манып алтынга,
Карап торасың көнгә тын гына.
Кошлар инде җылы якларга,
Китәргә дип тиздән кузгалыр.
Бөтен дөньяны төреп томанга
Алтын көз калыр, сары көз калыр...
Рәдиф Йосыпов, Нурлат районы, Якушка урта мәктәбе, 8нче сыйныф.
Лениногорск районы, Урмышлы мәктәбе укучылары яза:
Туган җирем – Татарстан
Туган җирем – Татарстан,
Һәр көнең синең – дастан.
Гөрләп тора калаларың,
Шаулап үсә урманнарың,
Тауларың күккә ашкан.
Динара Хәлимова, 7нче сыйныф.
Туган ягым
Туган җирем – данлы илем,
Туган авылым – Урмышлы.
Хезмәт сөйгән халкымның
Гөрләп тора тормышы.
Табигатең гүзәл синең,
Тарихың олы һәм бай.
Илемне бизәп торалар
Талантлы, эшчән кешеләр
Һәм дә сөекле Тукай!
Зөлфәт Хисамов, 7нче сыйныф.
Кунакка килегез!
Иң матур, иркен төбәктә –
Татарстанда тудым.
Аңлыйсыздыр, минем өчен
Башка изге җир югын.
Урманы да, тавы да,
Саф һавасы, чишмәсе! –
Чакыруымны кабул ит,
Боларны син күрсәңче.
Килсәң әгәр, күрер идең,
Авылларның зурлыгын.
Хезмәт сөйгән халкымның
Туган якны зурлавын.
Лиана Локманова, 7нче сыйныф.
Азат алма ярата
Азат алма ярата,
Тик буй җитми агачка.
Буй тизрәк үссен дип,
Зурлар белән ярыша.
Нинди эшкә тотынса да,
Ике куллап ябыша.
Әнисенә булыша ул,
Зур үсәргә тырыша.
Гөлнур Гәрәева, 6нчы сыйныф.