Кем син? Нәселең кем синең?
Балалар, сез нәсел-нәсәбегез турында беләсезме? Кардәш-ыру дигәнне ничек аңлыйсыз?
Балалардан, яшьләрдән еш кына:
– Бу кеше безгә кем була соң? Ул безнең туганмыни? – кебегрәк сораулар ишетергә туры килә. Яки үзләренә:
– Безнең туган дисең дә, ничек туган тия соң ул сиңа? – дисәң, әй, двоюродный, троюродныймы шунда, дип, русчалатып кына җавап бирәләр.
– Двоюродный, троюродный дигәнне ничек аңлыйсың? – дип кызыксынсаң, аптыратма әле, дигәндәй, кул селтәп китеп баралар.
Нәсел-нәсәп (гарәп теленнән алынган) бер-берсенә якын парлы сүз, әмма бөтенләй үк бердәй булмаган ике төшенчәне белдерә. Нәсел – кан кардәшләреннән берәү булса, нәсәп – никах, кодалык мөнәсәбәтләрендә торган кешеләр була.
Туган телебез нәсел-нәсәп атамаларына иң бай телләрнең берсе. Татар телендә 400гә якын шундый сүз-термин барлыгы билгеле икән. Бүгенге яшь буын бу турыда беләме? Белсә дә, берничә төрен генә беләдер. Мәсәлән, ата-ана, әби-бабай, онык, җизни (җизнәй), апа, абый, ерак әби, ерак бабай, эне, сеңел һ.б.
Югарыда телгә алынган двоюродный, троюродный атамалары татар телендә менә болай була:
1. Бер ата-ана балалары (ул, кыз) бер-берсенә карата туганнар була.
2. Туганнарның балалары бер-берсенә (двоюродный) тудык (ир заты), тудыка (хатын-кыз).
3. Бер ата-анадан соң өченче буын вәкилләре бер-берсенә тума (ир), тумача (кыз туган) дип әйтәләр.
4. Дүртенче буын тора ят, торачы булалар. Ир-егет тармагыннан тора-ятларның бер-берсенә кыз бирергә, кыз алырга хаклары бар.
5. Бишенче буын туа ят, моннан ары җиде ят дип атала.
400 сүзне тикшерә китсәк язмабыз бик озынга сузылыр, шуңа күрә нәсел-нәсәпне белдерүче берничә сүзгә тукталып китәрбез. Сүзне ата-анадан башлыйк.
Ата кеше – ир кеше, гомумтөрки эр сүзе сүзеннән. Ул «герой», «батыр», «киң күңелле» дигән сүз.
Ана сүзе гомумтөрки характерда булса да, кардәш телләрнең барсында да бар, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, татар теленә иң якын телләрнең берсе – башкортларда әсә (монголча әчә, әҗә, эҗе). Татар телендә Ана сүзенең анакай, анай, әнәй, әни, әнкәй, инәй, инәкәй һ.б. төрләре еш очрый. Мөслим районының төньяк-көнчыгыш, көнчыгышына урнашкан авылларда, шулай ук Актаныш якларында инәкәй, инәки дип әйтү еш очрый.
Әтинең, әнинең ата-анасы балаларга әби, бабай була. Безнең Мөслим районының көнчыгышына урнашкан авылларда сөйләм йомшаграк. Башкортстан татарларының сөйләменә хас үзенчәлекләр үзен сиздерә монда. Тат. Бүләр, Урәзмәт, Әмәкәй, Баек, Карамалы якларында әби-бабайны шундый матур итеп әбкәй, бабкай дип әйтәләр. Мөслимгә якынлаша барган саен, тел катыланган кебек. Бу якта әти-әни (әткәй-әнкәй), әби-бабай китә. Әнинең ата-анасын ерак әби, ерак бабай дип атыйлар. Әби-бабайга дәү әни, дәү әти дип дәшү безнең якларга кереп кенә килә. Ләкин соңгы елларда шәһәр балалары телендә давани, давати, хәтта дивани (диванага да ерак калмаган), «атика бабай», «атика ани», «атика эби» кебек «яңа атамалар» активлашты. Әле кайберләре бабуля, ба (әби, имеш), дедуля дип тә җибәрә. Саф татарча яңгыраган, колакка ятышлы әбкәй, бабакай, әбием, бабаем кебек сүзләргә җитәме соң инде!
Без үскән чорларда (узган гасырның алтмышынчы еллары), әле аннан да алдарак дүрәнәй, дүрәтәй (зур әни, зур әти) дигән сүз бар иде. Минзәлә төбәгенә хас «з» авазын «д»лаштыру нәтиҗәсендә бу ике сүз әнә шундый үзгәреш кичергән. Әтинең олы абыйсы һәм аның хатынын шулай дип атаганнар. Гаиләдә 3-4 малай булса да, бары тик яше буенча иң зурысына карата гына кулланылган бу сүз. Димәк, дүрәтәй, дүрәнәй титулы туганнарның берсенә генә – иң өлкәненә генә бирелгән. Хәзер бу сүзне өлкән яшьтәгеләр телендә генә ишетергә мөмкин. Бик матур, мәгънәле сүз, югыйсә.
Башкортстан татарлары телендә әби-бабай сүзе урынына нәнәй, картый, картәти дип атау киң таралган.
Безнең Мөслим төбәгенә (гомумән, Көнчыгыш регионга) хас диалекталь (җирле) апай, апаем сүзе бар. Ул бездә үзеңнән кечкенәләргә эндәшү сүзе.
– Син аны, апай, болайрак эшләп кара әле.
– Апаем, сиңа шәһәрдән нәрсә алып кайтыйм?
Бу сүзнең апа сүзенә бернинди мөнәсәбәте дә юк икән. Борынгы заманнарда болай дип малайларга эндәшкәннәр. Ул «алпай» (алып-батыр, баһадир), «алпаем» – батыркаем, үскәнем сүзеннән килә икән. Тора-бара үзеңнән кече кыз балаларга карата да әйтелә башлаган. Бу турыда Башкортстанда яшәүче тел галиме Рифгать Әхмәтҗановның бер язмасын табып укыгач, үземә зур бер ачыш ясаган кебек булдым.
Казан, Арча ягында бу сүз олы яшьтәге хатын-кызга карата апа мәгънәсендә кулланыла (Газизә апай, Хәдичә апай). Безнең апай, апаем дип үзеңнән кечеләрне атаганга алар гаҗәпләнә.
Апа сүзе күбрәк очракта урта яшьләрдәге, хөрмәтле ханымга эндәшү сүзе булып (бу мәгънә кардәшлеккә карамый) кулланыла. Үз апаң мәгънәсендә тута, түтәй, түткәй, абыстай һәм башка сүзләр килә. Әлбәттә, хәзерге яшь буын бу сүзләрне куллану ягында булмас, «кеше көлүдән» куркырлар.
Балалар, сез киләчәктә зур үсәсе кешеләр. Егет тә, кыз да булырсыз, кәләш, килен-кияү, әти-әни дә булырсыз. Шуңа күрә менә бу атамаларны алдан белеп тору берегезгә дә комачау итмәс.
Өйләнәсе егетләр алга таба кәләш (ярәшелгән кыз), бикәч (яңа төшкән килен), хатын (ханның җефете, ханбикә), хатынының әти-әнисе, кайнатай-кайнана (әмма бездә әби-бабай дип атау гадәткә кергән), каениш, балдыз, баҗа, кода, кодагый, кодача кебек сүзләрнең нәрсә аңлатканын белсен иде, һич булмаса.
Булачак килен исә, иренең ата-анасы, ир ягы туган-тумачасы турында да бераз мәгълүматлы булсын. Ирнең ата-анасы – кайнана-кайната; биана, биата. Соңгысы дөресрәк вариант. Чөнки борынгы гадәт буенча, килен ягы – хан ягы, ә кияү ягы – би ягы дип каралган. Би – эре хуҗа, җир-су, байлык иясе, баш кеше. Би – хатыны өчен дә хуҗа, баш кеше. Шуннан биемнең атасы, биемнең анасы атамасы килеп чыккан. Турыдан-туры эндәшкәндә килен бианайга – әни, әнкәй, биатайга – әти, әткәй дияргә тиеш.
Ирнең абыйсы – биага, апасы – бикәм, энесе (киленнән олырак булса) янагай – җанагай, кечерәк булса – каен эне, би энем, сеңлесе – каен сеңел, би сеңел була.
Гаиләдәге ирләрнең хатыннары бер-беренә килендәш була.
Элек татар гаиләләрендә матур апа, мулла абзый, муллати, шәкерт абый, чибәр җиңги зур апа, алмапа, чибәр апа һ.б. шундый матур, мәгънәле сүзләр кулланылган. Мишәр халкында бу сакланган әле. Бездә дә кайбер гаиләләрдә кулланыла торгандыр. Ләкин алга таба бу төшенчәләрне куллана белүчеләр булырмы?
Мулла абзый, муллатти, шәкерт абый, абыз түти, абзый сүзенең нигезендә укымышлылык, белем мәгънәсе ята. Абыз – гарәпчә хафиз – яттан сөйләүче шагыйрь дигәнне аңлата. Коръәнне яттан белүчеләрне «Коръән хафиз» дип атаганнар. Алга таба бу сүз туганлык термины булып киткән. Татар халкының күп гасырлык традициясе буенча, гаиләдә ичмасам бер кеше укырга, белем алырга тиеш булган. Һәм гадәттә гаиләдә икенче баланы абызлыкка хәзерләгәннәр (чөнки беренче бала әти-әниләренә эшкә җигелгән). Шулай итеп, абыз икенче балага карата кулланылган. Беренче бала еш үлә торган заманнарда абыз иң өлкән туган булып кала килгән. Шуннан абзый – хөрмәтле, укымышлы ир кеше, абыз тутай – абыстай – укымышлы хатын атамалары килеп чыккан.
Нәсел-нәсәп атамаларында теге яки бу чорның әхлагы, рухи кыйммәтләре ачык чагылыш тапкан. Хәзер дә без аларны белеп һәм урынлы куллансак, бу атамалар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бизәп, матурлап торыр иде.