Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
3нче сентябрь бездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата моннан 10 ел элек Бесланда булган фаҗигале хәлләр белән бәйле. 2004 елның 1нче сентябрендә Беслан шәһәренең 1нче шәһәр мәктәбен террористлар яулап ала. Алар өч көн дәвамында биредәге балаларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны – барлыгы 334 кешене тоткынлыкта тоталар.
Шушы фаҗигале вакыйгалардан бирле ел саен Бесланда һәлак булучыларны искә алу кичәләре, мемориалга чәчәкләр кую тантанасы оештырыла, бер минутлык тынлык игълан ителә. Россиянең барлык шәһәрләрендә терроризмга каршы чаралар булып үтә.
Чаллыда сентябрь дәвамында «Экстремизмга – юк» айлыгы барачак. Мәктәпләрдә, дини уку йортларында шушы темага багышланган дәресләр, тәрбия сәгатьләре башланды. «Без халыклар дуслыгы яклы» дигән иҗади конкурс та игълан ителгән – ай азагында әлеге бәйгегә йомгак ясалырга тиеш.