Софья Прокофьева «Маша һәм Ойка турында әкиятләр»
(Дәвамы. Башы 34нче санда)
Ялкау аяклар
Ойка-көйсезбикә үзе йөрергә яратмый, ди.
– Ой, аякларым арды! Ой, мин хәзер егылам да, бүтән тормыйм, – дип зарлана да, зарлана икән.
Бервакыт Маша, Ойка, Аю баласы һәм Бүре малае бергәләп урманга җиләккә киткәннәр. Кәрҗин тутырып җиләк җыйганнар. Инде өйгә кайтыр вакытлары җиткән.
– Ой, мин кайта алмыйм! Ой, минем аякларым арыды! – дип, Ойка көйсезләнә башлаган. – Мине Аю баласы күтәреп кайтсын! – дигән.
Ойка Аю баласының сыртына менеп утырган. Аю Баласы алпан-тилпән атлап кайта икән. Аңа Ойканы күтәреп кайту бик авыр булган. Аю баласы би-ик арыган.
– Уф, мин бүтән булдыра алмыйм, – дигән ул.
– Ярар соң, мине Бүре малае күтәреп кайтсын, – дигән Ойка. Шулай дигән дә, Бүре малаеның сыртына менеп тә утырган. Бүре малае да көч-хәл белән атлый икән. Ойканы күтәреп кайту авыр шул. Ул да арыган.
– Мин башка булдыра алмыйм, – дигән ул.
Шулчак куаклар арасыннан Керпе кызы килеп чыккан да:
– Утыр миңа, Ойка, мин сине өеңә кадәр илтәм! – дигән.
Ойка аның сыртына утыруы булган, кычкырып та җибәргән.
– Ой-яй-яй! Ой-яй-яй! Төшерә күр, үзем кайтам!
Аю баласы белән Бүре малае көлеп җибәргәннәр. Ә Маша:
– Ничек үзең кайтасың? Синең бит аякларың арыган.
– Бер тамчы да арымадылар. Мин юри генә әйткән идем, – дигән Ойка.
«Кит!» дигән дорфа сүз
Маша һәм Ойка-көйсезбикә шакмаклардан йорт төзегәннәр. Тычкан килгән дә, әйтә икән:
– Нинди матур өй! Мөмкинме, мин ул өйдә яшим?
– Кит, җирәнгеч тычкан баласы! Кит моннан, – дигән Ойка дорфа тавыш белән.
Тычкан баласы үпкәләгән дә, китеп барган. Маша елап җибәргән:
– Ник син Тычкан баласын кудың? Ул бит әйбәт! – дигән.
– Ой, Машка! Бар үзең дә моннан кит әле! – дигән, Ойка аңа дорфа гына.
Маша да үпкәләп китеп барган. Кояш бу хәлләрне тәрәзәдән күреп:
– Ойка! Сиңа ничек оят түгел? – Маша синең дус кызың. Дусларны «Кит!» дип куарга ярыймы соң инде? – дигән.
Ойка тәрәзә янына килгән дә, Кояшка кычкырган:
– Син дә кит әле моннан!
Кояш берни дә дәшмәгән һәм күктән юкка чыккан. Бөтен дөнья караңгыланып киткән.
Ойка өйдән чыккан да, сукмак буйлап урманга таба киткән. Ә урманда караңгы. Ойка куаклар арасында кемнеңдер елаганын ишетеп алган да:
– Син кем? – дип сораган Ойка. – Мин сине күрмим.
– Мин куян баласы – Соры колак, – дип җавап биргән куян баласы. – Караңгыда адаштым, өемне таба алмыйм.
Кинәт Ойка биек агач башында кемнеңдер авыр итеп сулыш алганын ишеткән. Кемдер бик авыр итеп көрсенә икән.
– Кем анда? – дип сораган. – Мин сине күрмим.
– Бу мин, Тиен баласы – Җирән койрык, – дип җавап биргән тиен малае. Мин караңгыда адаштым, агачтагы куышымны таба алмыйм. Ә анда мине әнием көтә.
Ойка караңгыда йөргән-йөргән дә, аз гына биек ярдан аска тәгәрәмәгән. Шунда ул кинәт кенә урманда кемнеңдер улаганын ишетеп алган.
– У-у-у!
Ойка агачлар арасында ялтырап торган яшел күзләрне күреп:
– Ой, кем бу монда? – дигән, куркуга калган.
Ә яшел күзләр аның саен аңа якынаялар икән. Ойканы бөтен яктан әйләндереп тә алганнар.
– Бу без, Соры Бүреләр! – дигән җавап ишетелгән. – Төн җитте! Төн җитте! Без урман буенча йөреп барысын да куркытачакбыз!
– Ой, хәзер барыбызга да эләгәчәк! – дип елап җибәргән Ойка. Барысына да мин гаепле. Ой, моннан соң беркемгә дә «кит» дигән тупас сүзләрне әйтмәс идем.
Кояш аның сүзләрен ишетеп алган һәм күкне балкытып, елмайган. Шунда ук дөнья яктырып һәм җылынып киткән.
Соры Бүреләр еракка, ярның аръягына качып киткәннәр. Ойка сукмак буйлап Машаның килгәнен күреп алган. Ойка шундый сөенгән. – Ой, Маша, әйдә миңа барабыз! Бергәләп Тычканга яңа өй төзербез, тагын да яхшырагын! Ул шул өйдә яшәр, – дигән.
Тылсымлы каурыйлар
Маша Ойка-көйсезбикә янына килгән. Ойка өстәл янына утырып төсле карандашлар белән рәсем ясый икән.
– Минем дә рәсем ясыйсым килә, – дигән Маша – Әйдә, бергәләп ясыйбыз.
– Ой, тагын нәрсә уйлап таптың инде! – дип, ачуланып җавап биргән Ойка. – Минем синең белән ясыйсым килми. Күрәсеңме, рәсемем нинди матур килеп чыга. Ой, сиңа үземнең төсле карандашларымны бирмим мин!
– Ә без синең белән дуслар дип уйлаган идем, – дигән борчылып Маша. – Мин бит сиңа һәрвакыт үземнең уенчыкларымны бирәм.
– Ә мин сиңа берни дә бирмим! – дигән Ойка.
Кинәт тәрәздән өч кошчык очып кергәннәр. Бер кош зәңгәр, икенчесе кызыл, ә өченчесе яшел икән.
– Ой, нинди саран син, Ойка! Сиңа ничек оят түгел! – дигәннәр кошчыклар.
Кызыл Кошчык канатын җилпеп җибәргән, кызыл каурые килеп төшкән.
– Ал минем каурыемны, Маша, – дигән Кызыл Кошчык.
Маша кызыл каурыйны алган да, кызыл алмалар һәм өлгергән җиләк рәсемнәрен ясаган.
Зәңгәр Кошчык канатын җилпегән дә Машага зәңгәр каурыен биргән.
Маша зәңгәр каурый белән зәп-зәңгәр күк йөзенең рәсемен ясаган.
Яшел Кошчык канатын каккан. Машаның кулына яшел каурый килеп төшкән.
Маша яшел үлән һәм алмагачның яшел яфракларын ясап куйган.
Кояш та тәрәздән күз салып:
– Маша, мә минем алтын нурларымны ал! – дигән. – Күрәсеңме, ул нәкъ карандаш кебек нәзек һәм туры. Аның белән нәрсә ясыйсың килсә, шуны ясап була.
Маша кояш нурын алган һәм алтын юл, ә чәчәк түтәленә алтын ромашкалар ясаган. Ромашкалар кечкенә фонарьлар кебек яктылык сибәләр икән.
Ойка Машаның рәсеменә караган да, елап җибәргән.
– Ой, Маша! Синең рәсемнәрең ничек матур килеп чыккан. Мин бүтән беркайчан да саранланмыйм! Иртәгә куян белән тиен, тычкан баласы, урман кошы киләчәкләр. Аларның барысы да синең рәсемең минекеннән яхшырак булган диячәкләр.
– Елама, Ойка! – Әйдә, рәсемнәрне карандашлар белән дә, каурыйлар белән дә бергәләп ясыйбыз. Һәм безнең рәсемнәребез тагын да шәбрәк, матуррак булырлар, – дигән Маша.
Кечкенә имән
Ойка-көйсезбикә урманга киткән. Ә урманда черкиләр: Без-з-з! Без-з-з!.. дип безелдиләр, ди.
Ойка җирдән кечкенә генә имәнне йолкып алган да, агач төбенә утырып, черкиләрне куа башлаган.
Черкиләр үзләренең сазлыкларына очып киткәннәр.
– Син миңа башка кирәк түгел, – дип, Ойка нәни имән агачын җиргә ташлаган.
Тиен баласы йөгереп килгән. Йолкып ыргытылган имәнне күргән һәм елап җибәргән:
– Ник син алай иттең, Ойка? Имән үсәр иде, ә мин анда үземә оя ясар идем...
Аю баласы йөгереп килгән дә, елап җибәргән:
– Ә мин чалкан ятып аның күләгәсендә ял иткән булыр идем...
Урман кошлары да елашалар икән:
– Без аның ботакларына оя корган булыр идек...
Маша килгән дә, шулай ук елап җибәргән:
– Ник син болай эшләдең, Ойка? Шундый матур имән иде, мин гел аңа карап соклана идем, – дигән.
Ойка гаҗәпләнеп:
– Ой, ә сез нигә барыгыз да елыйсыз? Бу бит шундый кечкенә генә имән. Өч кенә яфрагы бар, – дигән.
Шулчак Иске Имән ачулы шыгырдап:
– Мин дә шулай кечкенә идем. Кечкенә имән дә үскәч, минем кебек биек, куәтле булыр иде! – дип җавап кайтарган.
Маша уйланып торган да:
– Әйдәгез чокыр казыйбыз да, яңадан имәнне утыртабыз. Менә монда, аланның нәкъ уртасына, монда кояш та нурларын мулрак сибә, – дигән.
Ойка йөгереп өенә кайткан да, көрәк алып килгән. Маша көрәкне алып, тирән һәм киң итеп чокыр казыган.
Маша белән Ойка имәнне чокырга утыртканнар.
– Хәзер имәнгә су сибәргә кирәк, – дигән Маша. – Имән бит бөтенләй шиңеп беткән, яфраклары аска иелгән.
Шулчак Соры Болыт килгән.
– Әйдәгез әле, агач астына качыгыз барыгыз да, – дигән Соры Болыт. – Хәзер мин кечкенә имәнне яңгыр белән сугарам!
Яңгыр сибәли башлаган, җирне юешләткән, имәнгә су бөркегән.
– Тып-тып-тып! – яңгыр тамчылары биешә башлаган.
Имән сөенеп, тураеп баскан да, яшел яфракларын өскә күтәргән.
(Дәвамы бар)