Сау бул, җәй...
Әле яңа гына җәйге, якты көннәр күңелләрне иркәли иде. Җылы кояш нурлары астында рәхәтләнеп яшел чирәмдә тәгәрәү, таганда атыну, комлыкка тезләнеп, бар дөньяңны онытып, яңа уеннар уйлап табу, шуның белән башкаларны да мавыктыру – бар да кай арада үтеп киткән. Көз мәктәпкә генә түгел, балалар бакчаларына да башка – җитдирәк тормыш алып килә ул! Көндәлек дәресләр, кызыклы шөгыльләр, үзенчәлекле бәйрәмнәр...
Сезнең игътибарга Кукмара районы Манзарас авылының «Әкият» балалар бакчасыннан җәйге фотолар тәкъдим итәбез. Сау бул, җәй...