“Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң әйбәт мәдәният учреждениесе” Әлмәт районында
Татарстанның мәдәният министрлыгы оештырган “Авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң әйбәт мәдәният учреждениесе” гранты алучылар билгеле булды.
Быел республика бәйгесендә катнашкан Әлмәт муниципаль районы оешмаларының икесе җиңүче дип табылды.
“ТР авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң әйбәт мәдәни-ял тибындагы учреждение” номинациясендә Габдрахман авылы Мәдәният йорты, “ТР авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң әйбәт мәдәният учреждениесе хезмәткәре” номинациясендә Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова акчалата бүләкләнәчәк.
Узган ел мондый саллы ярдәмне Кләмәнтәй авылы Мәдәният йорты һәм Рус Акташы Мәдәният йорты директоры Сергей Фокин алган.