Зәйдә тулы куәткә шикәр чөгендере алына
Бүгенге көнгә Зәй басуларыннан 580 гектар мәйданда 15660 тонна татлы тамыр казып алынды. Шушы көннәрдә бу эшкә “Зәй шикәре” агрофирмасы да керешәчәк. Уңыш гектарыннан 270 центнер тәшкил итә. Явып узган яңгырлар чөгендернең үсүенә китерде. Дым җитәрлек, көннәр җылы торганда уңыш тагын да артыр дигән өмет бар.