Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Автомобильчедә дә, җәяүледә дә гаеп бар

Юл, бигрәк тә төнге юл автомобиль йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән зур саклык таләп итә. Бик зур ихтыяҗ гына булмаса, тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгудан тыелып торырга кирәк. Каршы яктан килүче машина фараларының “сукырайтуыннан”, юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәвеннән, яктыртылмавыннан һәм автомобильчеләрнең күз күреме начар булуына карамастан, куркынычсыз тизлекне сакламавыннан бик күп фаҗигалар ясала.

23 августта төнге 11 сәгать тирәсендә Юлсубино-Ямаш автомобиль юлында булган һәлакәттә дә беренче чиратта куркынычсыз тизлек сакламаган “Дэу” машинасын йөртүче гаепле. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, тыелган урында юлны аркылы чыгучы җәяүлене бәрдерә ул. Шуның өстенә “Дэу” артыннан килгән “ВАЗ”да әлеге җәяүлене таптап уза. Һәм авария урыныннан качып ук китә. Әмма ерак китә алмый инде, тору урынында тоткарлыйлар егетне. Җәяүле исә алган җәрәхәтләреннән авария урынында һәлак була.

Бу юл-транспорт фаҗигасен анализлаганда ике автомобиль йөртүченең дә машина йөртү стажы аз булуы игътибарны җәлеп итте. 18 яшьлек “Дэу” йөртүче руль артына ике ай элек, ә 19 яшьлек “ВАЗ” хужасы нибары 9 көн элек утырган. Төнлә түгел көндез дә бик сак, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә кирәк инде бу егетләргә. Әмма юк шул, таныклык алу белән үзләрен “юл корольләре” итеп хис итә башлыйлар кайбер яшьләр. Ә юлда килеп туган катлаулы хәлләрдә каушап, югалып калалар. Машина йөртү осталыгы еллар дәвамында чарлана шул. Шуңа да яңа гына руль артына утырган, тәҗрибәсез автомобильчеләргә юлларда аеруча игһтибарлы булырга киңәш итәбез.

 

Руслан Хәмәтвәлиев.

                                                                                                                                                              район ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *