Зәйлеләр шикәр кайнатуга кереште
“Зәй шикәр” заводы быелгы эш сезонына аеруча зур әзерлек белән кереште. Беренче кергән чимал эшкәртелеп, җитештерелгән продукция сатуга да чыкты - узган ялларда Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алты машина шикәр комы сатылды. Быел ул 5, 10 килограммлы капчыкларда, рафинат итеп төрелеп, тартмаларда да сатылачак.