Лениногорскида дәүләт аттестациясен кабат бирү өчен пункт әзерләнде
20 - 30 сентябрьдә дәүләт аттестациясе үтмәгән яисә начар билге алганнар өчен кабат аттестация үтү оештырыла.
20 сентябрь (шимбә) – математика;
27 сентябрь (шимбә) – рус теле;
30 сентябрь (сишәмбе) – резерв көн (рус теле һәм математика).
ГИАны кабат бирүчеләр өчен республикада берничә пункт оештырылган :
155 нче гимназия, Казан шәһәре
10 нчы гимназия , Яшел Үзән
Лениногорскиның 8 нче мәктәбе
Түбән Каманың 12 нче мәктәбе.