Грипп “тимәсен” дисәң…
Районда грипп авыруына каршы вакциналау башлана.
Йогышлы авырулар сезонына кадәр организмны ныгытырга, шул исәптән гриппка бирешмәс өчен прививка ясатырга кирәк дип киңәш бирә табиблар. Вакциналауга кагылышлы сораулар белән үзебезнең гомуми практика табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.