Вакытында түләмәсәң...
Прокуратура хезмәткә кагылышлы законнар үтәлеше, аерым алганда үз вакытында хезмәткә түләү кагыйдәләре үтәлеше буенча “Трансавто” ҖЧШдә тикшерүләр үткәрде һәм кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. Нигездә РФ Хезмәт кодексының 140нчы маддәсе бозылу очрагы, ягъни хезмәт хакын вакытында түләмәү күзәтелә. Ширкәтнең тикшерү вакытына 83551,60 сум хезмәт хакы бурычы була. Тикшерүләрдән соң бурычны түләтү буенча шәһәр судына гариза юллана, ә җи-тәкчегә карата административ эш кузгатыла. РФ Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә юридик затка әлеге гамәле өчен 30000 сум күләмендә штраф карала.