Чаңгычылар җәен дә узыша
12-14 сентябрьдә Алабугада яшүсмерләр арасында чаңгы-роликларда узышуда ТР беренчелеге узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 9 чакрым арага ирекле стильдә узышта Зәйдән Дмитрий Бортных җиңүче булды.Әдилә Шакирҗанова исә классик стильдә узышта икенче урын яулады.