Зәй мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезонын башлый
Зәй мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинары республика программасы буенча яңа сафка баскан Сармашбаш клубында узды. Анда сүз мәдәни объектларның кышкы җылыту һәм иҗат сезонына әзерлеге, алдагы елга эш-планнар турында сүз барды. Сармашлылар Кече Ватан елы уңаеннан язучы, композитор Разим Вәлиуллин иҗаты буенча ачык чара уздырды. Әлеге семинар турында тулырак язманы газетабызның алдагы санында укырсыз.