Өч укучыбыз җиңде
“IТ-чемпион” республика конкурсының икенче этабы нәтиҗәләре буенча районыбызның өч укучысы җиңүче булды.
Әлеге бәйге быелның 15 мартында башланган иде. Ул “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләре буенча уза. Конкурста катнашучы мәктәп укучылары олыларга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Олылар порталдагы Шәхси кабинетларына әлеге укучының логинын кертәләр. Шул рәвешле укучыга баллар языла. Бәйгенең икенче этабы йомгаклары буенча Югары Колчурино мәктәбе укучысы Анна Филиппова, Яңа Салман мәктәбеннән Шамил Рәхмәтуллин һәм Базарлы Матак урта мәктәбеннән Ләйсән Сәмигуллина җиңүче дип табылдылар.