Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт театры 70 нче юбилей сезонын ачты

Кичә, 27 сентябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театры 70 нче юбилей сезонын ачты. Әлмәтлеләр бу көнне искиткеч матур тамаша шаһиты булды. 

Чара яңартылган бина каршында милли рухтагы бәйрәм белән башланды. Шәһәребезнең үзешчән сәнгать осталарының моңлы вә дәртле чыгышлары кичке Әлмәт урамына ямь кертте, узып баручыларны үзенә җәлеп итте, җырлатты, биетте...

Ә артистларыбызның кызыл келәмнән узуы бәйрәмнең иң сокландыргыч мизгеле булгандыр. Тамашачылар аларны алкышларга күмде, чәчәкләр өләште... Бәйрәмнең беренче өлеше артистларның күккә күгәрченнәр очыруы белән тәмамланды.

Драмтеатр юбилей сезонына күркәм казанышлар белән аяк басты. Россия кече шәһәрләре театр фестивалендә 100 театр арасында Әлмәтнеке иң лаеклысы дип табылды – “Ромео һәм Джульетта” спектакле Гран-при иясе булды. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән бинаның фасады яңа төс алды. Бәйрәм барышында нефтьчеләр исеменнән чыгыш ясап, “Татнефть” җәмгыятенең бүлек начальнигы Газинур Ибраһимов артистларга иҗат уңышлары теләде. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова театрның тоткан урыны югары булуын билгеләп, аның киләчәктә дә чәчәк атуын, тугры тамашачылары күп булуын теләде һәм “Ел актеры” премияләрен тапшырды. Быел бу дәрәҗәле бүләккә Рафик Таһиров, Рамил Минханов, Элмира Яһүдина лаек булды. Фәймә Бикморатовага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Сезонны драмтеатр “Амазонка” спектакле белән башлап җибәрде. Яшьләрнең уенын тамашачылар яратып кабул итте, алкышларга күмде.

P.S. 7 декабрьдә театр үзенең юбилеен билгеләп узачак. Бәйрәмгә Татарстаннан һәм Россиядән бик күп кунаклар килүе көтелә. Октябрьдә Татарстанның халык артисты Луиза Солтанованың бенефисы узачак. Ноябрьдә театр тарихына багышлап нәшер ителгән китапны тәкъдир итү чарасы булачак. Моннан тыш безне премьералар да көтә.

Гөлназ Гыйззәтуллина фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *