Зәй мәктәпләрендә терроризмга каршы өйрәнүләр үтте
1-30 сентябрьдә Зәй районы мәктәпләрендә “Экстремизмга – юк!” айлыгы үткәрелде. Аның кысаларында һәр мәктәптә янгын куркынычсызлыгы укулары, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге кабат искәртелде. Сыйныф сәгатьләре терроризмга каршы чараларга багышланды.