Бәйрәмнәр уңаеннан
Илһам Валеев шулай ук район укытучыларын, мәгариф хезмәткәрләрен дә һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде: “Укытучы һөнәре күпкырлы һәм бик кирәкле. Сез яшь буынга белем генә биреп калмыйсыз, ә бәлки намуслылык, игелеклелек, гаделлек кебек сыйфатлар да тәрбиялисез. Безнең районда үз эшенә чын күңелдән бирелгән, балаларны яратучы мөгаллимнәр күп. Соңгы елларда мәктәпләребезнең укыту-методик базасын ныгыту юнәлешендә мәгълүм эшләр башкарыла, Әмма мәгариф системасының төп байлыгы сез–Укытучылар!
Игелекле эшегездә яңадан-яңа уңышлар, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс оптимизм телим”,– диелгән әлеге котлауда.