Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте һәм шәхсән үземнең исемемнән барлык әлмәтлеләрне мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.

Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан сүзе гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу – кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (гс) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Без бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.

Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьләндерергә, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.

Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын! Бәйрәмебез мөбарәк булсын, кадерле дин кардәшләр, күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде!

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәе казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *