Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Корбан гаете белән котлады

Матур теләкләрегез чынга ашсын, Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын, дип тели Президент.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Корбан гаете уңаеннан, республика мөселманнарына котлау белән мөрәҗәгать итте.

"Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бөек хаҗ тәмамаланган бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселманның йөрәге куаныч һәм рәхим-шәфкатьле Аллаһка рәхмәт хисе белән тула.

Раббыбызга корбан китереп без тәүбә кылабыз, җаннарыбызны пакьләндерәбез, мәрхәмәткә ышанычыбызны ныгытабыз. Мохтаҗларны һәм фәкыйрьләрне ашатучы, хәйрия чаралары уздыручы һәркем гадел һәм туры юлдан атлый.

Республикабызда традицион диннәрне саклау һәм үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Күп гасырлар буена тату һәм тыныч уртак гомер итүче төрле милләт һәм дин вәкилләре Татарстаныбызның иминлеге өчен кулга-кул тотынышып эшлиләр, республика тормышында актив катнашалар, заман куркынычларына бергәләп каршы торалар.

Бу көннәрдә меңләгән татарстанлылар хаҗ кыла. Аларның һәркайсы изге җирдә Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, гаилә бәхете, мул тормыш, иминлек һәм хезмәтләрендә ярдәм сорап дога укый. Ходай аларның гыйбадәтләрен кабул итсен, барлык хаҗилар һәм хаҗияләр, рухи көч җыеп, туган җирләренә, якыннары янына сау-саләмәт килеш әйләнеп кайтсыннар.

Кадерле дуслар, матур теләкләрегез чынга ашсын, Аллаһ сезне ярдәменнән ташламасын. Корбан бәйрәме һәр өйгә тынычлык һәм муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм бәхет-шатлыклар алып килсен!" - диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мөрәҗәгатендә.

"Татар-информ" МА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *