Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

4200 алабугалы "ана капиталы"ннан файдаланган

Ана капиталы программасы гамәлгә кертелгәннән бирле аннан Алабугада яшәүче 4200 кеше файдаланган.

Дәүләттән бирелгән ярдәмнең гаиләләр тарафыннан алынган гомуми суммасы 1,6 миллиард сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерик, ана капиталы программасы бала тудыруны арттыру максаты белән 2007 елда кертелде. Аның нигезендә бердән артык бала табучы яки уллыкка алучы хатын-кызларга билгеле суммадагы сертификат бирелә, агымдагы елда бу сумма 430 мең сумга тигез. Әлеге акчаны баланың белем алуына, ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга яки ипотека кредитларын түләүгә тотарга мөмкин.
Россия пенсия фонды идарәсенең Алабуга районы һәм шәһәре буенча җитәкчесе Елена Глинская сүзләренчә, 3 меңнән артык яшь әни ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга тоттылар, ә бу – 1,1 миллиард сум дигән сүз. Соңгы вакытта Алабуга хатын-кызлары балаларының киләчәк язмышы турында да уйлый башладылар: 28 әни бу сумманы балага белем бирүгә тотарга карар кылды.
Асылда һәр дүртенче алабугалы әни ана капиталы программасы буенча бирелгән ярдәмне нинди максат белән сарыф итәргә икәнен әле ачыкламаган. Шуңа күрә гомуми күләме 500 миллион сум тирәсе тәшкил итүче сертификатлар әле алар кулында тора.
Шунысын да искәртик, программаның гамәлдәге срогы 2016 нчы ел ахырында тәмамлана, әмма элек хәбәр ителгәнчә, ул озынайтылырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *