Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә Корбан гаетен бәйрәм иттеләр

Бүген мөселманнар иң зур, иң изге бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетен бәйрәм итә. Әлмәт районында барлык мәчетләрдә дә бу уңайдан бәйрәм намазлары узды. 

Район башлыгы Мәҗит Салихов Үзәк мәчеткә килүчеләрне һәм барча әлмәтлеләрне Корбан бәйрәме белән котлады. Ул чыгышында төбәктә әби-бабаларыбызның рухи байлыгына зур игътибар бирелүен, дин юлына басучылар өчен барлык шартлар тудырылуын ассызыклады. 

Бәйрәм намазыннан соң теләүчеләр корбан чалу өчен махсус булдырылган урынга юл тотты. Мәгълүм булганча, Сабантуй мәйданына бара торган юл кырыенда корбан чалу өчен мәйданчык булдырылды.  Изге гамәл кылырга алынучыларга 1169 сарык тәкъдим ителде. 

Бәйрәм шәһәр паркында да дәвам итте. Биредәге “Ассоль” кафесында аз тәэмин  ителгән кешеләр, мәчетләрдә эшләгән ветераннар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Мөхтәсибәт аларның һәрберсенә бүләкләр дә әзерләгән иде.

Көн карлы-яңгырлы, салкын булуга да карамастан, паркта ачык мәйдан да гөрләде. Мөхәсибәт беренче тапкыр әнә шундый бәйрәм оештырып бигрәк тә балаларны сөендерде. Имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм программасы зур иде. Алып баручы Казаннан ук килгән Гамил Нур туңарга ирек бирмәде. Балалар һәм өлкәннәр дини викториналарда катнашып, табышмакларның җавабын әйтеп, бүләкләр отты. Шулай ук балаларның сәхнәдә сүрәләр укуы да сөендерде. Күпләр төрле призлар белән парктагы аттракционнарында бушлай атыну мөмкинлегенә ия булды.

Бүләкләр күп булды бу көнне. Мәчетләргә актив йөрүче балалар да билгеләп үтелде.

Янәшәдә генә чыжылдап кайнап утырган самовар чәенннән, коймак, чәкчәкләрдән һәркем авыз итте.

Сәхнәдә уеннар барган арада ике зур казанда корбан итеннән пылау да пешеп җитте. Аның тәмле исе тирә-якка таралды, һәркем тизрәк авыз итәргә ашыкты.

Бүләкләрне мулдан әзерләгән иде мөхтәсибәт. Бер генә бала да бүләксез таралышмады, хәтта икешәрне алучылар да күзәтелде. Бәйрәм “5”лелек узды.

– Безгә бик ошады. Шулкадәр күңелле булды. Килгәнебезгә шатландык. Көннең яңгырлы булуы да кәефне төшермәде. рәхәтләнеп иман нуры белән нурланып кайтып китәбез, рәхмәт оештыручыларга, – диде  Нәдердән килгән мәгариф ветераны Фәүзия Шакирова.

Фәһим хәзрәт тә бәйрәмнән канәгать калуын белдерде. Аны аеруча балаларның актив катнашуы шатландырды.  Билгеләп үтелгәнчә, киләсе елларда да ул дәвамлы булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *