Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЛЛАҺНЫҢ 99 ИСЕМЕ БАР...

“Эрмитаж-Казан” үзәгендә Мәскәүнең Ш.Мәрҗани исемендәге фонд тупламасында саклана торган экспонатлардан “Аллаһның 99 исеме” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Андагы ядкәрләр IX-XX гасырларга карый.

Бу дәверләр эчендә ислам дөньясы күп тетрәнүләр кичерә – сугышлар булып тора, династияләр алышына, бер дәүләтләр юкка чыгып, алар урынына яңалары барлыкка килә, бер җирдә мәдәният учаклары кабына, икенче җирдә – сүнә... Монголлар килгәч тә, мөселман галәме бик зур үзгәрешләр кичерә. Кайчандыр гөрләп үскән шәһәрләр җимерелә,  кабатланмас һөнәрләр юкка чыга, алдынгы технологияләр югала, зур-зур китапханәләр яндырыла. Әмма шуның белән бергә, монголлар, зур җир биләмәләрен берләштереп, Урта Шәрекъкә кытайларның сәнгать традицияләрен алып килә, алар исә шактый дәрәҗәдә бу төбәкнең сәнгать үсешен билгели.

Күргәзмә өч өлештән тора. Ислам барлыкка килгән чордан башлап, монгол явына кадәрге дәвергә караган әйберләр аерым тупланган. Чыңгыз нәселе хакимияттә булган дәвер үзе бер аерым  экспозиция тәшкил итә. Монголлардан соңгы дәвер ядкәрләреннән күргәзмәнең өченче, соңгы өлеше хасил булган.

Беренче өлештә Төньяк Африка, Сүрия, Гыйрак, Иран, Урта һәм Кече Азиядә табылган, гарәп, фарсы, төрки осталары тарафыннан эшләнгән,  иҗат ителгән сәнгать әсәрләре урын алган.

Икенче бүлек Кытайдан алып Көнбатыш Аурупага кадәр җирләрне берләштерә. Чыңгызхан дәверендә монголлар үзләре мөселман булмаса да, остаханәләрендә бүтән дин тотучылар белән бергә бөтен ислам дөньясыннан остакуллар эшләгән. Әмма Чыңгызхан килгәнче дә мөселман һөнәрчеләренең кул эшләре Бөек Ефәк юлы буйлап Ауразиягә үтеп кергән һәм җирле хакимнәрдә, югары катламнарда зур популярлык казанган, җирле осталар өчен үзенә күрә бер өлге, үрнәк булып торган. Бу бүлектә тәкъдим ителгән вакыт аралыгына карамаса да, берникадәр алдарак эшләнгән берничә артефактның да урын алуы шуны искәртә.

Экспозициянең өченче бүлегендә Мәмлүк (1250-1517), Госман (1281-1924) һ.б. династияләр заманында эшләнгән гамәли бизәү әйберләре урын алган. Андагы кулъязмалар,  миниатюралар, келәмнәр мөселман сәнгатен бөтен дөньяга таныта.

Күргәзмәне тамаша кылганда, мөселман сәнгатендә һәр дәвердә дә кеше сурәтләре булганлыгына игътибар итәсең. Шулай булгач нигә бездә һаман да әле бу җәһәттән бәхәсләр тынмый? Кеше, хайван сурәтләрен тыю мәҗүсилек белән көрәш барган заманда, адәм баласының элеккечә сурәтләргә, кешегә охшатып уелган агач баганаларга, чукылган ташларга табынуын бетерү өчен барлыкка килгән булса кирәк. Бу хәлне бүтәнчә тагын ничек аңлатасың?!

Монгол чоры бүлегендә бик зур хатын-кыз күлмәге игътибарны җәлеп итә. Хикмәт шунда, монгол хатыннарының берьюлы 4-5-6 кат күлмәк киюе байлык, затлылык билгесе саналган. Шуңа күрә күлмәкләре гадәттән тыш зур булган. Кызганыч ки,  вакыт тукымаларга карата аяусыз. Мондый күлмәкләрнең саклануы – үзе бер могҗиза. Алар бөтен дөньяда да 20 генә данә, диләр. Шуларның 6сы Ш.Мәрҗани фондында саклана. Әйтүләренә караганда, Казанга китерелгәне арада иң кечкенәсе, ди.

Күргәзмәдә Коръәннәрнең ниндие генә юк. Бүгенге көндә нинди генә зур Коръән ясап чыгарсалар да, берәүне дә шаккатырып булмас кебек, чөнки хәзерге технологияләр әллә нинди могҗизалар тудырырга мөмкинлек бирә. Ә менә XV гасырда озынлыгы 2м.50см., киңлеге 1м.80см. зурлыктагы Коръән эшләү чын-чынлап могҗизага тиң булган. Аны Аксак Тимернең оныгы бабасы хөрмәтенә эшләткән дигән фаразлар бар.

Экспозициядәге борынгы заман китап битләренә карап, китап бастыру олы сәнгать югарылыгында башкарылганын күрәсең, аны бүгенге көн белән чагыштырырлык   түгел. Алтын, көмеш белән бизәлгән китап сәхифәләренә сокланып йөргәндә таныш бер рәсемгә күзем төште. Ул миңа балачакта укыган “Лягушка-путешественница” китабын хәтердә яңартты. Әмма күргәзмәдәге китап битендә, илгизәр буларак, бака түгел, ташбака сурәтләнгән. Баксаң, хикәят XVI гасырда Шәрекътә башланган икән бит...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәне ачу тантанасыннан һәм экспозициядән кайбер күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *