Яшь казанлылар кан тапшыру акциясендә катнашты
«ЯДонорРТ» яшьләр донорлык хәрәкәте әгъзалары республика кан үзәге базасында (РЦК) «Без – донорлар» акциясен үткәрде.
Донор булырга теләүчеләр 150 ләп кеше җыелган, шуларның 80 гә якыныннан кан алганнар. Акциядә катнашучыларны бу көнне шәһәр вузларыннан кан үзәгенә кадәр автобуста бушлай алып барганнар.
Акцияне оештыручылар - «ТР Иҗатчыл яшьләр академиясе», шулай ук ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы. Мондый акцияләр даими рәвештә үткәреләчәк, ди алар. Кан тапшыручыларның барысына да бүләкләр бирелгән.