Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Атналык башланды

Районда балалар, яшүсмерләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү атналыгы бара. Кичә “Яшьлек” боз сараенда атналыкны ачу тантанасында шәһәрнең барлык мәктәпләре укучылары катнашты.

Ел саен мондый атналык балалар-яшүсмерләр арасында негатив күренешләргә юл куймау, начар гадәтләрнең һәр кеше язмышына тискәре тәэсир итүен тагын бер кат искәртү максатында оештырыла.

– Районда яшүсмерләр тарафыннан  закон бозу очраклары юк түгел, тәрбиягә авыр бирелүче 47 бала безнең махсус профилактик исәптә тора. Аларны яман гадәтләргә тартылудан саклау өчен буш вакытларын даими төстә файдалы үткәртү өчен җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнде, бу балалар шул рәвешле даими күзәтүдә. Ә профилактика атналыгы кысаларында без балаларга шәһәрдәге төрле спорт учреждениеләре, өстәмә шөгыльләнү урыннары турында тулы мәгълүмат биреп, әлеге учреждениеләрдә ачык ишекләр көне уздырабыз, – диде башкарма комитетның балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белгече, бала хокукларын яклау буенча комитетның җаваплы сәркатибе Альмира  Галләмова.

Комитет рәисе Светлана Иванова,  атналыкны ачып, барлык балалар-яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Моның гүзәл үрнәге буларак, боз сараенда фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Полина Новокупова (7нче мәктәп), Мария Устинова (4) һәм бакча яшендәге Дарина Волковаларның чыгышы мул алкышларга күмелде. Боз өстендәге кызларны Зәйнең яшь хоккейчылары белән Түбән Кама командасы уенчыларының иптәшләрчә очрашуы алыштырды.

Биредә үк сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, волонтерлар  тәмәкене конфетка алыштыру акциясе дә оештырды. Конфетлар белән аларны эшмәкәрләр Валерий Шалафаев һәм Валентина Фролова тәэмин итте. Атна дәвамында 6нчы мәктәптә “Ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары” дигән темага гомумшәһәр ата-аналар конференциясе үткәрү, “Космос” яшьләр үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алып баруга багышланган эшлекле уен, мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре оештыру күздә тотыла. Атналык “Энергетик” Мәдәният сараенда әлеге темага багышланган КВН белән тәмамланачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *