Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Вячеслав Илюхин – "Хузангай" кооперативының алыштыргысыз эшчеләренең берсе

"Хузангай" кооперативы кырларында, октябрь уртасы җитеп килсә дә, иртәдән кичкә кадәр эш кайный – механизаторлар көнбагыш уңышын җыялар. Басуларда берьюлы унҗиде көчле комбайн эшли, өстәмә арба таккан "КамАЗ"лар ашыга-ашыга ындыр табагына майлы бөртекләрне ташыйлар.
 
 
Иртәдән кичкә чаклы эшләүче комбайнчыларның берсе – Вячеслав Илюхин. Аны инде тәҗрибәле комбайнчы саныйлар хуҗалыкта, чөнки кооператив оешканнан бирле шунда хезмәт куя ул.
Башта "Авангард" колхозында механик булып эшләгән, яңа хуҗалык барлыкка килеп, көчле техника кайта башлагач, чит илнеке бит, дип куркып тормаган, комбайнга күчкән.
 
–Башта гына әллә нәрсә кебек иде, хәзер инде күнектек. "Акрос"ны чит илдә уйлап табып ясасалар да, аны  бездә җыялар бит.  Ничек эшләгәнен, нинди мөмкинлекләр барлыгын тиз өйрәндек,–ди  Вячеслав, тулы бункерыннан "КамАЗ" әрҗәсенә көнбагыш акканны күзәтә-күзәтә.
 
–Әгәр ватылса, белгеч көтәсездер әле,–дигән сорауга ул:
 
–Электр җиһазларыннан башкасын үзебез төзәтәбез. Гомумән, әйбәт машина ул "Акрос". Миче эшләп тора, кабинада җылы, рәхәт,–дип комбайнын мактау белән җавап бирде.
 
Вячеслав – кооперативның алыштыргысыз эшчеләренең берсе. Язын ул чәчүдә хезмәт куйган, хәзер инде уракта. Көнбагыш урагы башланганнан бирле ул инде 229 тонна майлы бөртекләр суктырырга өлгергән. Ә урып-җыю чорында барлыгы 1482 тонна бөртек суктырган. Һәм бу күрсәткеч көн саен артып тора, чөнки берәр атна чамасы көнбагыш урасылары, аннары кукурузга төшәселәре бар бит егетләрнең.
 
Кооператив җитәкчесе Евгений Чугуновның кәефе әйбәт: хуҗалык быел 3600 гектар көнбагыш чәчкән булган, мәйданнарны кооперативның май сыгу заводы бер көн дә эшсез тормасын дигән исәптән чыгып бүлгәннәр.
 
–Уңыш үткән елгы белән чагыштырганда бераз түбәнрәк, әлегә 17 центнер чыга. Әмма безнең уңдырышлырак туфраклы басуларыбыз да бар әле. Аларны урып алгач, уртача уңыш һәр гектарга 20 центнер булыр мөгаен,–ди ул.
 
…Ерактан кап-кара булып күренгән басуда комбайннар чабыша. Аларның берсе Вячеслав Илюхинныкы. Янында ярдәмчесе Алексей Соловьев. Ул әле армиядән кайтып беренче елын гына эшли. Өлгер егет барысына да төшенергә, өйрәнергә тырыша. Әнә остазы да, киләсе елга үзе комбайнга утырачак, дип мактап тора Алексейны.
 
Кооперативта  эшчеләрнең кадере бары мәгълүм инде. Вячеслав Владимирович та канәгать: хезмәт хаклары әйбәт, вакытында түлиләр, ди. Ул Хурадада яшәүче гаиләсенә өй төзеп ятуы турында да әйтте. Ике бала үсеп килә Илюхиннарда, әле мөгаен алга таба күбрәк тә булыр. Акча эшләп торганда нишләп тормышны яхшыртмаска ди!
 
–Кирәк чакта ярдәм сорасаң, булышалар бездә. Акчасын да биреп торалар, машина-мазар кирәксә дә, кире бормыйлар,–ди Вячеслав.
 
…Без сөйләшеп торган арада бункердагы 3,5 тонна көнбагыш "КамАЗ" арбасына "агып" бетте. Эш кешесен тоткарлау килешми дип Вячеслав һәм Алексей белән хушлаштык. Шушы берничә минут эчендә иптәшләре басуда эшне тәмамлый язганнар икән. Тагын берәр әйләнгәч, икенче кырга күчәрләр, авылга да якынрак булыр. Көннәр генә коры торсын, механизаторлар исә сынатмас.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *