Малны өйдә утырып көтәләр, көтүчеләр бүген бүтәннәр...
Көтүче гомер илә дефицит саналуы белән аерылып торган авыл фигурасы.
Соңгы вакытларда аларны кызыл китапка кергән әрвах һөнәр ияләре буларак күзаллый башлавыбыз да юктан түгелдер. Авылларда көтүче кытлыгы иң зур проблемаларның берсенә әйләнде дә куйды. Дәрәҗәсе үсте, борыны күтәрелде көтүче халкының. Ялындырып, үз шартларын өстенлекле итеп куя башлавы да юктан гына түгел. Тоташ сезон–яңгырмы, салкынмы, иртә таңнан кичкә шәфакькә чаклы мал артыннан өстерәлеп йөр әле. Җиңел хезмәт түгел чират бүгенге көтүгә чыгып, телен салындырып, гәүдәне өстерәп кайткан, ашарга да хәл калмыйча дөпелдәп мендәргә ауган чакларын кайсы авыл малае онытсын икән ул. Менә шулай заманалар үзгәрә. Инвестор Лылов әфәнде канададан хәтле “Герефорд” токымлы маллар алып кайткан, көтүчесе дә үзе белән икән, дигән хәбәрне ул вакытларда әкият итеп кабул итүчеләр дә аз булмагандыр. Ә бүген, аның утарында 1000 баштан артык малны “электрокөтүче” барлап йөрткәнлегенә инде күнегеп тә беттек бугай. Аннан күрә төшеп, Нияз Шәмсетдинов, Илмир Габдриев кебек фермерлар шушы юл белән көтүче проблемасын яртылаш чиштеләр. Быел Ниязның
Вазыйх Фатыйхов
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз)
Фото yandex.ru