Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кайтты Кадыйр якты хатирәләр булып [ФОТО]

Шагыйрь эзләре буйлап
Атна башында районыбыз тупрагына Яр Чаллы, Казан каласында яшәп ижат итүче бер төркем язучылар, әдәбият, сәнгать әһелләре килеп төште. Сөекле шагыйребез Кадыйр Сибгатуллин иҗатына мөккибән затларның Балык бистәсенә беренче генә килүләре түгел. Үзләре әйтмешли, җае чыккан саен, каләмдәшләренең туган ягына кайталар, эзне суытмыйлар. Бу юлы шагыйрьнең вафатына 20 ел тулу мөнәсәбәтеннән килгәннәр. Кадыйр сулаган һаваны сулап, ул йөргән сукмаклардан узып, ул эчкән чишмәләрнең суын татып иҗатларын бер этәргеч, илһам да алалар булса кирәк.
Бу шәрәфле делегациянең үзәге, җаны һичшиксез Фәния ханым Хамматова. Шагыйрнең хатыны, соңгы мәхәббәте. Кадыйр абыйның вафатыннан соң аның бай мирасын энҗе бөртекләредәй барлаучы да ул. Язучы Факил Сафин шулай ук шагыйрьнең иҗатын һәрьяклап өйрәнеп, диссертация яклаган, монографияләр язган зат. Кунаклар арасында шагыйрьләрдән Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, язучы Рәшит Бәшәр, Яр Чаллы педогогик технологияләр һәм ресурслар институты доценты, җырчы Дания Сибгатуллина, М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Роза Хәмидуллина, Ләйсән Шәйхетдинова, Казаннан композитор, җырчы Шамил Ногманов, баянчы Рафинат Сәлахов һәм башкалар бар иде.  Кунакларны район мәгариф бүлегенең милли мәгариф һәм чит регионнар белән эшләү бүлеге методисты Илвира Касыймова озатып йөрде.
Алар иң элек Кадыйр Сибгатуллин музеен сыендырган Балык бистәсе мәктәбендә булдылар. Анда аларны район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков каршы алды. Шагыйрьнең кадерләп саклана торган шәхси әйберләрен күрү һәкемне, бигрәк тә тормыш иптәшен нык дулкынландырды. Фәния ханым музейга Кадыйр Сибгатуллин мәкаләләре, шигырьләре басылган “Октябрь юлы” газетасы төпләмәләрен тапшырды.
Татар теле укытучылары Альмира Зыятдинова, Резедә Мөхәммәтҗанова унберенче сыйныфларда шагыйрь иҗатына багышлап үткәргән ачык дәрес тә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды. 
Төштән соң кунаклар шагыйрьнең Кече Укмас авылы зиратындагы каберендә, Балыклы Чүкәй авылындагы туган нигезендә булдылар.Факил Сафинның: “Шагыйрь туган авыл– бөек авыл”, дигән сүзләре хәтергә уелып калды.
Шагыйрьне искә алу чаралары Балыклы Чүкәй мәктәбендә дәваим итте.
 Бу онытылмас, чын мәгънәсендә бер гомергә тиң очрашуларда чыгыш ясаган һәр кеше Кадыйр Сибгатуллин иҗатын югары бәяләде, аның тирәнлеген, бөеклеген аңлар өчен әсәрләрен кат-кат укып өйрәнергә кирәклеген ассызыклады. Исән чагында югары дәрәҗәләр бирелмәсә дә зур шагыйрь, халык шагыйре булу турында ачынып сөйләделәр. Шунысы мөһим, бу шәхесләр Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын тирәнтен өйрәнүгә, барлауга, халык хәтерендә саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алар, аерым алганда, Фәния Хамматова, Роза Хәмидуллина һәм башкалар тырышлыгы белән шагыйрьнең вафатыннан соң да китаплары чыгып килә. Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова шагыйрьнең үзләренең остазлары булуы белән горурлануларын белдерделәр. Яңа каләм тибрәтергә җөрьәт иткән яшь талантларга канат куя белә иде шул ул. Айрат Суфиянов Кадыйр Сибгатуллинга багышлап язган шигырьләрен укыды, аларны язу тарихы белән дә таныштырды. Дания Сибгатуллина институтта Кадыйр Сибгатуллин иҗатын тирәнтен өйрәнеп студентларга җиткерү хакында чыгыш ясады. Якташыбызның көйгә салынган шигырьләрен югары бәяләде, бер җырын башкарып та күрсәтте. 
Балыклы Чүкәй мәктәбе укытучылары һәм укучылары әдәби-музыкаль кичә дә әзерләгәннәр иде. Алар анда якташларының иҗатын тирәнтен белүләрен, аңлауларын, яратуларын күрсәттеләр. Инде шулай икән шагыйрь иҗаты яши һәм яшәячәк. Гомумән, кунаклар Балык бистәсендә кадыйр Сибгатуллинга бәйле ядкарьләрне кадерләп саклануына, иҗаты белән кызыксыну сүрелмәвенә куанычларын белдерделәр.
 
Илгиз Җамалиев.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Фото автордан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *