Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“...без китәбез кабат туар өчен”

Авылдашыбыз,  талантлы каләм иясе, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның  әлеге шигри юллары “Бер күкләргә менеп карагыз” (1986 ел) әсәреннән алынды. Шагыйрьләрдәге алдан күрүчәнлекне, тоемлауны пәйгамбәрлеккә тиңлиләр. Кадыйр абыйда да бу тоемлау искиткич көчле булган ич! 
Безнең арадан мәңгелек йортка күчүенә ике дистәдән артса да, ул әледә күңелебездә яши бирә. Моның ачык дәлиле булып, 29 сентябрьдә районыбызга, авылыбызга Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән бер төркем язучылар, шагыйрьләр,  җәмагәть эшлекләренең килеп китүе дә раслап тора. Алар арасында Кадыйр Сибгатуллинның иҗатын барлап, саклап һәм укучыларга җиткерүдә искиткеч зур тырышлык куйган тормыш иптәше Фәния Хамматованың булуы безне–авылдашларны аеруча сөендерде. Кунаклар район үзәгендәге гимназиядә булып, аннан Кече Укмас зиратында Кадыйр Сибгатуллин каберенә зиярат кылдылар, күпьеллык чәчәкләр утырттылар. Шагыйрьне искә алып аның рухына дога кылдылар. Ә Балыклы Чүкәйдә алар иң әүвәл шагыйрь туган йорт янына тукталдылар. Шагыйрь туган йортка 2008 елда мемориаль такта куелуы кунакларны сөендерде. Бу алты почмаклы йорт Сибгатулла бабай тарафыннан 1924–25 нче елларда салынган. Хәзердә әле ул матурлыгын җуймаган. Йорт янында басып торганда Кадыйр абыйның шигырь юллары искә төште. 
 
Ир булып иягә туганның,
Иң мөкатдәс эшедер.
Тиеш йорт салып керергә,
Гомерендә кеше бер.
 
Фәния ханым әйткәнчә, бу йортка мәрхәмәтле хуҗа килеп, шагыйрь рухын саклап калуын гына телисе кала. 
Аннан кунаклар мәктәпкә юл тоттылар. Шагыйрь рухы монда аеруча сизелә: аның иҗатына багышлап стенд төзелгән, китапларыннан күргәзмә оештырылган. Укучылар Кадыйр Сибгатуллин иҗаты белән кыскача таныштылар, шигырьләрен укыдылар. Аннан кунанкларга сүз бирелде. Һәрбер чыгышта шагыйрьнең иҗатына тирән хөрмәт, аны ярату, поэтикасының көчлелеге, тирәнлеге, тематикасының киңлеге, фәлсәфилеге, серлелеге кызыл җеп булып сузылды. Шагыйрә, тәрҗемәче Әлфия Ситдикова болай диде: “ Безне монда Кадыйр абый китерде. Мин –Кадыйр дип туган авылында гына исемен тутырып әйттеләр. Кадыйр абыйның  иҗаты серле, аның серен ачып бетерә торган түгел.” Филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина Кадыйр абый сүзләренә язылган җырларны гаҗәеп осталык белән башкарды. Балыклы Чүкәй авылы китапханәчәсе Индира Илалова якташыбызның “саубуллашу”, шагыйрь иҗатына югары бәя биргән халык шагыйре Хәсән Туфан сүзләренә язылган “Агыла да болыт агыла” җырлары белән кичәне тагы да җанландырып җибәрде. Ул үзенең көндәлек эшендә төрле кичәләр, очрашулар үткәргәндә еш кына Кадыйр Сибгатуллин иҗатына мөрәҗагәть итүен әйтте. Кадыйр абыйның “Сагыну” шигыренә Шамил Ногманов та, Факил Сафин да көй язганнар. Сүзләр бер, көй-башка, әмма икесе дә “менә дигән җырлар! Район мәгариф бүлеге мөдире Илсур Садыйков:“Кадыйр Сибгатуллин иҗаты алдында без һәммәбездә баш иябез, чөнки алар чын шагыйрь тарафыннан иҗат ителгән,”– диде. 
Берничә сәгать буена барган бу очрашу бер мизгелдәй узды да китте. Очрашудан һәркем канәгать калды, әллә никадәр рухи байлык алды, күңелләр сафланды. Алла бирса, бу очрашулар соңгысы булмас әле. 
 
Әлфинур Билалова.
Балыклы Чүкәй авылы.
 
Фото Илгиз Җамалиевныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *