Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Узган шимбә көнне “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булып узды

Узган шимбә көнне “Дельфин” спорт–сәламәтләндерү комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча район башлыгы Кубогына, “Шифа-Казан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Игорь Баров призларына ярышлар булып узды.

Бәйгене рәсми төстә район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Ул ярышка килгән көрәшчеләрне, тамашачыларны спорт бәйрәме белән котлады, гадел, имгәнүләрсез көрәш теләде. Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыкларының, җитәкчеләрнең ярышка килмәвенә канәгатьсезлеген белдерде.

Балалар хореографик коллективларының дәртле, заманча биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.

Ярышта барлыгы13 мәктәптән 75 көрәшче катнашты. Алар 10 үлчәү авырлыгынла иң көчлеләрне ачыкладылар. Агротехник техникумнан Илһам Закиров (35 кг. кадәр), Бәтке мәктәбеннән Нияз Хисмәтов (40 кг.), Биектаудан Ислам Шәрәфиев (45кг.), Трой Урайдан Данис Миннебаев (50кг.), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (55 кг.), Алмаз Хәмәтханов (65 кг.), Шомбыттан Денис Сергеев (60 кг.),Айрат Зинәтуллин (70 кг.), Яңа Арыштан Дилүс Гильмуханов (75 кг.), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Айназ Билалов (75 кг.нан югары) үз үлчәү авырлыкларында район чемпионнары исемен яуладылар.

Командалар исәбендә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (тренер Рафыйк Мөхәмәтшин) беренче урынга чыкты. Котлы Бөкәш командасы (Илшат Гайфуллин), Күгәрчен командасы (Гамил Шәмсевалиев) икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Дүртенче урынны алган Шомбыт көрәшчеләре дә (тренер Рәмис Төхвәтуллин) яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр.

Рөстәм Сибгатуллин – җиңүгә омтылыш өчен, Инсаф Гатауллин – иң яшь һәм перспективалы, Рәҗәп Әхтәмов техник яктан иң оста призларына лаек булдылар.

Әлеге бәйгедә җиңү яулаган яшь көрәшчеләребез республика мәйданнарында район данын яклаячаклар.

Илгиз Җамалиев

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото автордан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *