Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе шәһәр җирлегендә агач утырту көне һәр елдагыча оешкан төстә узды

Бер агач, ике агач...ямь өстәлер урамнарга

Бу көнгә әзерлекне алдан башладык. Иң элек оешма-предприятие вәкилләре белән урман хуҗалыгы билгеләгән участоклардан агач үсентеләре алып кайттык,– ди шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеев. –9–11 октябрь көннәрендә Бәтке борылышыннан Котлы Бөкәш юлын кадәр әйләнеч юл буйлап 500 дән артык миләш, “Яшьлекстадионында 30 чыршы утыртылды. Бу эштә Балык бистәсе гимназиясе, Агротехник техникум укучылары актив катнаштылар. Шомбыт, Кызыл Йолдыз урманчылыгы хезмәткәрләре район Сабантуе мәйданында 80 төп агач утырттылар.

Күп кенә оешма-предприятиеләр дә агач утырту акциясенә бердәм кушылдылар. Район үзәк больницасы табиблары үз территорияләрендә миләш утыртылар. Аерым граҗданнар арасында да әйләнә–тирәбезне яшелләндерүгә үз өлешләрен кертүчеләр бар. Полянка авылында яшәүче Рәшит ага Шәмсетдинов мондый акцияләр оештыруны көтеп тә утырмый. Үзе урманнан агач үсентеләре алып кайта да, бакча башына, юл буена утыртып куя. Җәй көне үз машинасы белән ташып су сибә, сарык–кәҗәләрдән саклый. Быел тагын ике дистәгә якын агач утыртып куйган. “Үсеп, күтәрелеп китсәләр бик матур булачак бит йортларны юл тузаныннан,тавыштан саклаячаклар”,– ди ул.

Рәшит абый кебек табигать җанлы кешеләр күбрәк булсын иде дә. Авылларыбыз, урамнарыбыз яшелекккә күмелер иде.

 

Илгиз Җамалиев.

Фото автордан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *