Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Галимҗан Галимов: тәҗрибәсе остазныкы, күңеле яшьләрнеке

Хуҗалыкта эш көне тәмамланып килгәндә Яңа Арыш авылы машина-трактор паркы капкасыннан үтеп кергән көпчәкле трактор гаражлар янәшәсендәге калку урынга барып туктады.

Ул һәрвакыт иртән беренчеләрдән булып эш башлый, соң гына кайтып туктый. Шулай тракторын билгеле бер урынга куярга гадәтләнгән инде,–дип таныштырды безне баш инженер Сергей Егоров аның белән Галимҗан Галимовның тракторда эшли башлавына быел 45 ел тулган. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул район үзәгендәге һөнәри училищеның авылда ачылган филиалында укып тракторчы-машинист һөнәренә ия була. Биредә тракторда эшләгән чорларында аны Мамадыш шәһәрендә автомобильчеләр курсына җибәрәләр. Үзенең тырышлыгы һәм күп белергә омтылышы аркасында тормышта барысы да җиңел бирелә аңа. Хәрби хезмәттән кайткач, ул еллардагы хуҗалык бригадиры Сәлман абыйсы Мусин аның техниканы яхшы белүен күздә тотып, Т-25 тракторы тәкъдим итә үзенә. Аннан шактый еллар дәвамында хуҗалыкта автомобиль дә йөртә ул. Хуҗалык өчен кирәкле йөк белән меңәрләгән чакрымнарга чыгып киткән вакытлары да күп була аның. Ә менә бүгенге МТЗ-80 тракторын иярләвенә шушы көннәрдә 22 ел тулган. Техникага кадер-хөрмәт булганда гына ул шулай озак хезмәт итә шул. Хуҗалык уңганы Галимҗан Галимов һәр көнне иртән эшкә килгәч иң элек тракторын карап, кирәкле узелларын майлап ныгытырга күнеккән. Бүген хуҗалыкта иң иске трактор булып исәпләнсә дә аңа һәрчак җаваплы эш йөклиләр. Ике дистә елдан артык вакыт эчендә аның әле бервакытта да кырда ватылып, тракторын тарттырып кайтканы булмаган. Бай тәҗрибәле механизатор, остазы Сәлман абыйсының техникага сакчыл булырга кирәклеге турындагы киңәшен һәрчак күңел түрендә йөртә. Еш кына хуҗалыкта аңа яңа кайткан тракторлар белән ярышып эшләргә дә туры килә. Иңендә бай хезмәт тәҗрибәсе булган бу тракторчыны күптән түгел генә хезмәттәшләре олылап лаеклы ялга озатсалар да җитәкчеләре аны тиз генә арадан җибәрәселәре килми. Хуҗалык эшләрендә әле дә яшьләр төсле актив катнаша ул.

Идрис Аметов.

Фото автордан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *